Менә икенче ел инде Башкортстан татарлары корылтаен уздыру турында сүз бара. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге республикадагы барлык 17 татар оешмасы вәкилләре белән берлектә корылтай уздырырга җыена иде. Ә аңа кадәр шул 17 оешманың һәрберсендә форумга делегатлар сайлау өчен үзләренең корылтай-конференцияләре узарга тиеш иде. Шул исәптән Башкортстан татар конгрессы һәм Башкортстан татар милли-мәдәни мөхтәриятләренең корылтайлары да.
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы республика хөкүмәтенә гомум корылтайны уздыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Эш шунда ки, андый зур чаралар хакимият хәер-фатихасыннан башка үтми, чөнки районнарда корылтайга делегатлар сайлау район хакимиятләре ризалыгы белән уза. Ә алары Башкортстан хакимиятенең татар форумын үткәрү турында карары булса гына бирә.
Узган ел хакимиятнең шул ризалыгын көтеп үтте. Дөрес, 14 декабрьдә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республика татарларының корылтаен уздыру турында күрсәтмә бирде. Анда корылтайны уздыру 24 декабрьгә билгеләнгән иде.
Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чарага әзерлек аз калу сәбәпле, үткәрү вакытын кичектерүне сорады. Хакимият моның белән килеште, ләкин яңа вакыты билгеләнмәде. Ул айдан-айга сузыла барды.
Инде килеп президент хакимиятендә чара үткәрү көне килешенгән. Ләкин ул Башкортстан татарлары корылтае түгел, ә Башкортстан татар милли-мәдәни мөхтәрияте форумы булачак. Бу хакта милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары профессор Мәҗтит Хуҗин шуларны ирештерде: “Без 4 апрельдә Башкортстан президенты идарәсендә очрашуда булдык. Анда чараны 27 апрельдә Уфа Нур татар дәүләт драма театры бинасында уздыру килешенде. Дөрес, әлегә бу турыда күрсәтмә имзаланмаган. Ни өчен Башкортстан татарлары корылтае түгел, ә милли-мәдәни мөхтәрият форумы диярсез. Без Башкортстан татарлары корылтаен уздыру өчен елдан артык сөйләшүләр алып бардык. Нәтиҗәсе булмады. Русиянең милли-мәдәни мөхтәриятләр турында кануны бар. Шуңа аның корылтаен уздыруда хөкүмәт тә ярдәм итәргә бурычлы. Без шуның өчен мөхтәрият корылтае уздыру белән генә чикләнергә булдык”.