Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада һипертония авырулы егетне гаскәргә барырга яраклы дип тапканнар һәм мәҗбүри хезмәткә алынучыларны җыйнау пунктында тоталар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче Ильяс Хәсәнов һипертония авыруыннан интегә, әмма мәҗбүри хәрби хезмәткә чакыру килеп, хәрби комиссариатка баргач, медицина комиссиясе аны хезмәт итәргә яраклы дип тапкан. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.

Хәсәновның адвокаты әйтүенчә, чакыру комиссиясе гамәлдәге нормаларны боза, чөнки һипертония авырулы кешеләрне хәрби хезмәткә алырга ярамый.

— Шикаятьләрне беркем тыңламый. Табиблар бөтенесен тиз-тиз эшли: керәсең дә чыгасың. Терапевт аның документларын кабул итмәгән, керә-керешкә "Син яраклы", дигән. Бүлмәдән куып чыгарганнар да, аны һәм хәрби хезмәткә чакырылучы тагы берничә егетне Газельгә утыртып, мәҗбүриләп җыелу пунктына алып киткәннәр. Беркемгә шалтырата алмасыннар өчен телефоннарын тартып алганнар, ди адвокат.

Егетнең яклавы Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенә административ дәгъва һәм беренчел яклау чаралары күрү турында үтенеч тапшырган. Шулай ук хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итмәкче булалар.

Ильяс Хәсәновның үзе белән дарулары юк, бу исә аның сәламәтлегенә куркыныч тудыра, дип сөйли адвокаты.

— Һипертония авыруы булган кешене ничек хәрби хезмәткә яраклы дип табарга мөмкин? Бу — нонсанс! Берничә хастаханәдә ятып дәваланган. Гел дару эчеп тора. Хәзер аның анда дарулары да юк! — ди адвокаты

Соңгы айларда "срочник"ларны һәм гади сивилләрне алдалап, мәҗбүриләп яки башка канунсыз юллар белән контрактлар төзергә һәм Украинадагы сугышка китәргә мәҗбүр итүләре турында хәбәрләр еш күренә.

Мәсәлән Сахалинда өч "срочник"ның имзаларын хәрәмләшкәннәр һәм аларны фронтка җибәргәннәр. Соңрак егетләр үлгән. Шулай ук Татарстаннан бер срочникны сугышка барудан баш тартканы өчен армиядә атып үтергәннәр.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады.
  • Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле һәр ел саен Русия хакимиятләре язгы һәм көзге чакырылышта гаскәргә алынасы солдатларның якыннарын "аларны сугышка җибәрмәячәкләр", дип ышандыра.
  • Сугышның беренче көннәрен искә төшерсәк, ул вакытта да хакимият "срочниклар" сугышка җибәрми дигән иде. Тиздән бәйсез медиа һәм хокук яклаучылар "срочникларны" контракт имзалауга мәҗбүр итү һәм аларның Украинада һәлак булуы турында мәгълүмат бастыра башлады. 9 мартта Саклану министрлыгы "срочникларның" Украинада әсир төшүен таныды. Бу белдерүдән соң Путин хәрби прокуратурага Украинага срочниклар җибәрелү очракларын тикшерергә кушты.
  • Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң, Башкортстанның 11 "срочнигы" хәбәрсез югалган иде.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG