2024 елның гыйнварыннан октябрендә кадәр Башкортстанда эшкә сәләтле яшьтәге 10,8 мең ир-ат үлгән. 2023 елның шул ук чорында шундый 8,8 мең ир үлгән булган. Бу Башстат белешмәләреннән күренә. Эшкә сәләтле яшьтәге дип 16-61 яшьтәге ирләр санала. Хатын кызларда бу күрсәткеч 16-56 яшь.
2024 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда барлыгы 42,8 мең кеше үлгән. 2023 елның ун аенда 39,6 мең кеше үлгән булган.
Туучылар саны кимегән. 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр 29,9 мең бала туган, 2024 елда исә 27,9 мең бала туган. Халыкның табигый кимүе 9,7 мең кешедән 14,9 мең кешегә арткан.
- Башкортстан Русия төбәкләре арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән беренче урында бара. 20 декабрьгә булган мәгълүматларга күрә, республикада кимендә 3 808 ир-ат үлгән. Үлемнәр аеруча авыл һәм кече шәһәрләрдә күп күзәтелә.
- Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак та булырга мөмкин.
- Азатлык Радиосы Башкортстанның зур югалтулар кичерүче районнарының тормышын яктыртырга, ни сәбәпле аннан ир-атлар сугышка китә дигән сорауга җавап эзләргә булды. Беренче язмабыз — Учалы районына багышланды.
- ВВС-ның урыс хезмәте, "Медиазона" һәм волонтерлар такымы ачыклаган расланган үлемнәр арасында сентябрь аеннан бирле Башкортстан беренче урында бара. Республикадан сугышка киткән ирләрнең 38 проценты – фронтка ихтыяри булып киткән. Алар гади сивилләр булган һәм саклану министрлыгы белән контрактны сугыш башлангач кына төзегән, дип искәртелә.
- Журналистлар белешмәләренчә, аларның бары тик 19 проценты гына зур шәһәрләрдә яшәгән. Күпчелеге сугышка авыллардан киткән. Әйтик, Беренче Эткол авылыннан (Баймак районы) сугышка 27 кешене озатканнар. Иң яше – 23, иң өлкәне – 60 яшьтә булган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум