Чарада катнашучыларның күпчелеге Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре иде. Аларның күпчелеге милли-мәдәни мохтарият корылтаена тәнкыйть белдерде, яңа сайланган шураны пыран-заран китерде.
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Кадерле Имаметдинов:
“Милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе хисап чыгышында мөһим мәсьәләләрне әйтте. Тел статусын күтәрде, Уфаның Эластомер материаллар һәм конструкцияләр чыгару заводының мәдәният сараен татарларга бирү турында әйтте, мәгариф проблемнарын да күтәрде. Шулай итеп, ул мөһим мәсьәләләрне күтәрде. Дөрес, хөкүмәттән беренче түрәләр килмәгән иде. Президент хакимияте җитәкчесе урынбасары, хөкүмәт җитәкчесе урынбасарлары гына килгән иде. Алар кирәкле сүзне ишетте. Шулай ук залда иминлек хезмәтләре вәкилләре дә утыргандыр. Алар да ул сүзләрне ишетеп, кирәкле җирләренә җиткерерләр дип уйлыйм”.
Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Вил Латыйпов:
“Шулай да Рәмил Бигнов тел статусын йомшак күтәрде. Ул статус алу өчен Башкортстан халыклары ассамблеясенә мөрәҗәгать итте. Президиумда утырган Ассамблея җитәкчесе исә ул мәсьәләне карамаячакларын белдерде.
Бигнов тел мәсьәләсен катырак та куя ала иде. Корылтайдагы чыгышларда балаларның тел белмәвенә ата-аналар сылтау итеп китерелде. Имеш, гаиләдә өйрәнмиләр. Башкортстанда да, илдә дә татар теленә мохтаҗлык юк. Милли мохит юк. Русия җитәкчелегенә милләтләр кирәкми. Без бары тик федерализмга ирешеп кенә үз мәнфәгатьләребезне яклый алачакбыз.
Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Лилия Хөсәенова:
“Яңа сайланган шурада бер генә эшләрлек кеше дә юк. Бәлки бу оешманың безгә бөтенләй кирәге юктыр. Җил белән көрәшеп йөргәнче, бәлки, Башкортстан татар конгрессы һәм Татар иҗтимагый оешмаларының эшен көчәйтергә кирәктер”.
Уфа татарлары мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов:
“Без, ничек кенә булмасын, яңа шура белән эшләп карарга, уртак тел табарга тиеш. Башка юл юк. Кирәк булса, үзем ул шура әгъзалары белән берәм-берәм сөйләшә башларга әзермен. Әлбәттә, иң башта оешманың яңа сайланган рәисе Римма Үтәшева белән сөйләшермен. Ул минем якташым – чыгышы белән Бүздәк районы кешесе”.
Римма Үтәшеваның Башкортстан парламентының бюджет комитеты рәисе урынбасары буларак, финанска өмет итеп чыгыш ясаучылар да, Үтәшеваның башкаланың 4нче санлы балалар табу йортының баш табибы урынбасары булуын ассызыклап, аны “акушер” дип атаучылар да булды. Алар фикеренчә, Үтәшева татар милли-хәрәкәтенә аборт ясый күрмәсен.
Тукай кичәсе
Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре үз көчләре белән Тукай кичәсен уздырды. Чара башкаланың Орджоникидзе районы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рәис Карачуринның чыгышы белән ачылды. Ул Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Габдулла Тукай иҗатының мәңге искермәячәген белдерде.
Артабан мәдәни чара узды. Анда Тукай сүзләренә җырлар башкарылды, Тукай шигырьләрен укыдылар, шулай ук үзләренең шигырьләрен дә укып ирештерделәр.
Чарада катнашучыларга, аеруча, Рәис Әхмәтҗанов башкаруында ”Тәфтиләү”, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинованың “Әллүки”, Вил Латыйповның гитарада уйнап “Пар ат” җырларын башкаруы ошады. Шулай ук Сәлих Әмирханов, Наил Хәкимов һәм Фәрит Зариповның Тукайга багышлап язылган шигырьләре көчле алкышларга күмелде.
Кичәдә башка авторларның милли көйләре дә яңгырады. Аларны Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.