Оппозициянең ризасызлыгына карамастан, Украинаның Югары радасы илдәге телләр сәясәте турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Аның нигезендә Украинаның 27 төбәгенең 13ендә рус теле рәсми тел дәрәҗәсенә күтәреләчәк. Тавыш бирүдә парламентта хакимияттәге Регионнар партиясе тәкъдим иткән канун өлгесен 450 депутатның 234 хуплады.
Украинада дәүләт теле булып украин теле кала, әмма азчылык милләтләр 10% артыгын тәшкил иткән төбәкләрдә җирле хакимиятләргә шул азчылыкларның телләрен рәсми оешмаларда куллану вәкаләте биреләчәк. Азчылык телләр исемлегенә рус, беларус, болгар, әрмән, грузин, гагауз, идиш, кырымтатар, молдован, алман, грек, поляк, чегән, румын, словак, маҗар, русин, караим һәм кырымчак телләре кертелгән. Беренче чиратта канун рус теленә кагыла. Канун кабул ителгәч тә, Украина төбәкләренең яртысында диярлек шул санда Киев һәм Севастопольдә рус теле рәсми тел буларак кулланыла башлаячак дип фаразлана.
Оппозиция бу канун өлгесен Украинага каршы дип бәяләде. Узган атнада канун өлгесе тикшерелгән вакытта депутатлар сугышты. Юлия Тимошенко блогыннан бер депутат яраланып хастаханәгә салынган иде. Ил буйлап канунга каршы урам җыеннары дәвам итте.
Бүген Киевта Югары Радада телләр турында канун тикшерелгәндә парламент каршына 9 меңләп кеше җыелды. Алар арасында Украинада русчаны рәсми тел итүне яклаучылар һәм каршы чыгучылар булды. Полиция аларны куып тарату өчен күз яше газын кулланды.
"Газ эше" белән бәйле җиде ел төрмәгә хөкем ителгән, бүгенге көндә Харьковта хастаханәдә дәваланган Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко, хакимиятләр украин телен бетерү өчен чираттагы адымны ясый, дип белдерде.
Үзенең сәхифәсендә бастырган хатында Тимошенко украин милләтчеләрен шау-шу куптармаска чакыра.
"Әлеге канун гамәлдән чыгарылачак, моңа шик юк. Бу минем төрмәдән әйтеп яткан теләгем түгел, моңа ышаныч бар," диде Тимошенко.
Украина Конституциясе нигезендә Украинада бер генә дәүләт теле. Виктор Янукович президентлык өчен көрәшендә русчаны да дәүләт теле итәргә вәгъдә итте. Төрле мәгълүматларга караганда, Украинада яшәүчеләрнең өчтән бер өлешеннән алып яртысына кадәр русчаны үз ана телләре дип саный.
Конституциягә бу үзгәрешне кертер өчен аны хуплап 300 депутат тавыш бирергә тиеш.