Мөселманнарны мәчет ачылу тантанасы белән котлап, Равил хәзрәт Газизов беренче итеп сүзне республиканың хакимият рәисе урынбасары Илдар Бикбулатовка бирде. Ул җыелган халыкны мәчет ачылу белән тәбрикләде, Удмуртия президенты Александр Волковның котлау хатын укыды. Илдар әфәнде республикада бердәмлек, милләтара татулык булуын ассызыклап үтте һәм “шуңа да төрле милләтләр һәм дин тотучылар дустанә мөнәсәбәттә яши”, дип мәчеткә Удмуртия президентының бүләген – келәм тапшырды.
Республиканың милли сәясәт министры Владимир Завалин Илдар Бикбулатов сүзләрен куәтләп, “шундый гыйбадәт биналары төзелә икән, димәк, алар халыкка кирәк. Бу үз чиратында халыкны рухи яктан үстерә”, диде.
Республика дәүләт шурасы рәисе урынбасары Александр Фоминов та мәчетләр һәм башка дини йортлар төзелүен “яхшы күренеш” дип ассызыклап үтте.
“Бүген республикада егермедән артык мәчет исәпләнә. Аларның ундүрте совет чоры беткәч ачылды. Күп очракта халык иман йортларын үзе төзеде”, дип билгеләп үтте хакимияттә дини оешмалар белән элемтә тотучы Сергей Илинский.
Мәчет төзелешендә күп эшне Удмуртиянең 8нче махсус төзелеш оешмасы башкарды. Аның җитәкчесе Алексей Прасолов җыелган халыкны котлады, иман йортының тирә- ягын төзекләндерү өчен акча бүләк итте.
Мәчет төзелешен башлап йөрүче Әнисә ханым Закирова 2001 елда мөфтияткә барып, яңа микрорайонда мәчет төзелеше өчен урын сорауларын искә төшерде. “Әмма бу районның төгәл төзелеш планы булмау сәбәпле, урын алу озакка сузылды. Төзелеш 2006 елда гына башланды. Дөрес, ул бик тиз - 2009 елда төгәлләнде. Әмма документларны теркәү озакка сузылуы сәбәпле, иман йортын бүген генә рәсми ачу мөмкин булды”, диде Әнисә ханым.
“Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов мәчет тирәсен төзекләндерү, аның янында тагын яңа корылмалар булдыру турында уйлана. Җәмигъ мәчете янында башлангыч мәктәп бинасы булдырылды, киләчәктә яңа мәчеттә дә дин дәресләре белән беррәттән, гомуми башлангыч белем бирү турында да хыяллана имам. Шулай ук мәчеткә йөрүчеләр саны артуын исәпкә алып, тагын бер кат төзергә дә мөмкинлекләр эзли.
Можгадан килгән имам Габдрәшит хәзрәт Газизуллин, “мәчетләр динебезне генә түгел, телебезне саклау өчен бик мөһим”, дип билгеләде.
Балезино районы Кистем авылы мәчете имамы Илмир хәзрәт Касимов авылда үзе дә йөз елдан артык тарихы булган агач мәчет янында таштан иман йорты төзү белән шөгыльләнә. Бу эшнең ничек четерекле икәнен яхшы аңлый. Мәчетләрне мәхәллә һәм имам бердәм булганда гына җиткереп була дип, “Иман нуры” мәчетенең ачылуына шатлануын әйтте, имам сабырлык белән эш итүен теләде.
Мәчет ачылу тантанасында Казаннан да кунаклар бар иде. Филология фәннәре кандидаты Флера ханым Баязитова студентлары белән республика авылларында фольклор практикасында булган. Очраклы рәвештә шушы тантанада катнашуыннан шат. Авылларда да мәчетләр ачылып, анда китапханәләр туплануын, дини бәйрәмнәргә балаларны катнаштыруын күреп, сөенү хисләрен җиткерде.
Мөфтият шәһәрдә тагын бер мәчет ачылуы, анда дин кардәшләребезгә гыйбадәт кылу өчен мөмкинлекләр артуына шат. Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин шәһәр үзәгендә тагын бер мәчет ачылып, мөселманнарга дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңай шартлар тагын да күп булачагын җиткерде.
Җыелган халык мәчет ачу тантанасыннан “Иман нуры” мәчете милләттәшләребезгә дини белем бирер, үсеп килүче буынны иманлы итеп тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертер дигән өмет белән таралды.