Шәһәр үзәгендә төзелеп килүче мәчеттәге үзгәрешләрне күреп, мөселманнар сөенечен яшерми. Гыйбадәт бинасының тышкы күренешендә соңгы атналарда тагын үзгәрешләр булды. Мәчетнең проектында каралганча ике ягында манара күтәрелә. “Аларда күзәтү мәйданчыгы ясалып, аның өстендә манара һәм ярымайлар да куелыр” диде төзелешне әйдәп баручы Удмуртия ТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов.
Соңгы айларда мәчет эчендә төзелеш эшләре күпкә алга китте. “Бинада җылы, су торбаларыннан салкын һәм кайнар су килә. Суны һәм җылылыкны үлчәү җиһазлары куелган. Барлык катларда да идәннәр ясалып бетеп килә, инде диварларны төсле буяулар белән буярга әзерләнәләр”, дип шатланып сөйләде мәчетнең имамы Илсур хәзрәт Закиров.
Мәчет эче көннән-көн матураеп килә. Аскы катта ашханә булачак. Биредә зал ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бүленгән. Аш-су әзерләү бүлмәсе дә тулысынча әзер. Монда ашлар пешерү өчен плитәләр генә куеласы калган. Шулай ук су белән тәэмин итү системасы да тулысынча әзер. Тагын салкын суны шунда ук җылытып краннарга бирү өчен өстәмә техник җиһазлар тоташтырылган.
Мәчетнең өч катында да идәннәргә плитка салынып бетеп килә. Намаз укырга даими йөри башлагач, идәннәр җылытылачак.
Хатын-кызлар өчен урын өченче катта. Ул балкон рәвешендә. Аның кырыйлары төсле пыяладан торган махсус плиткалар белән каплана. Инде бинаның диварлары түшәм белән тоташкан урыннарында, ишек һәм тәрәзә буйларына төшерелгән рәсемнәр матурлап төсле буяулар белән капларга әзер. “бу эшләрнең күбесен агымдагы елда тәмамларга ниятлибез”, диде Илсур Закиров.
Шушы көннәрдә михраб та матур төс алачак. “Михрабны һәм гомумән мәчетнең буяу эшләрен, “Крафпласт” ширкате башкарырга ышандырды”, диде Фнүн Мирзаянов.
Әйтергә кирәк, михрабны Таҗикстаннан килгән эшчеләр матурлап ясаган.
Мәчетнең имамы Илсур Закиров әйтүенчә, милләттәшләребез бик күп ярдәм итә. Дин кардәшләребез дә ял көннәрендә өмәләргә җыела. Бирегә килгән һәр кешегә эш табыла.
Намазларны да уку өчен мөмкинлекләр бар. Тәһарәтханәләр дә тулысынча эшләнеп беткән.
Ике яктан да мәрмәр баскычлар куелган. Әлеге баскычлардан мәчетне төзүчеләр һәм бу эшне әйдәп баручылар гына күтәрелмәс, тиздән дин кардәшләребез күпләп йөрер дигән өмет зур.