Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда тотрыксызлык ни өчен арта?


Русия хәрбиләре Дагыстанда авыр хәрби техника белән зур хәрби чаралар уздыра
Русия хәрбиләре Дагыстанда авыр хәрби техника белән зур хәрби чаралар уздыра

Дагыстанда быел биш имам үтерелде. Узган атнада сәләфи имамга һөҗүмне суфыйлар үч алу өчен оештырган дип шикләнелә.

Узган атнада Дагыстанның Дербент шәһәрендә иртән мәчеткә баручы имамны һәм аның бертуганы белән атасын билгесез бер кеше атып үтерде. Дагыстанда быел инде кимендә биш дини җитәкче үтерелде. Аналитиклар Дагыстан Төньяк Кавказның иң тотрыксыз республикасына әверелде дигән фикердә. Әмма ни өчен нәкъ менә Дагыстан? Республиканы мондый хәлгә җиткергән төп факторлар нинди?

Ингушетия, Кабарда-Балкар яки Чечнядәге кебек биредә дә Мәскәү билгеләгән җитәкчелеккә каршы кораллы каршылык күрсәтелеп килә. Эшсезлекнең киң таралган булуы, тормыш шартларының начарлыгы, кеше хокукларын бозулар, федераль һәм җирле хакимиятләргә карата ризасызлык күпләрне гыйсъянчы көчләргә кушылырга этәрә. Төньяк Кавказда моны “урманга китү” дип атыйлар.

Мәскәүдәге Карнеги үзәгенең Кавказ белгече Алексей Малашенко исламның төрле радикал агымнары көчәю сәбәпле, Дагыстандагы хәлләр башка күрше республикалардагыдан нык аерылып тора, ди.

Алексей Малашенко
Алексей Малашенко
“Аерма анда рәсми булмаган исламның бик көчле булуыннан һәм оппозициянең бик диндар булуыннан гыйбарәт. Дагыстан төбәктә иң нык исламлашкан республика”, ди Малашенко.

Бу үзенчәлек республикадагы күп кенә каршылыкларны тагын да катлауландыра. Ул шулай ук республикада элегрәк киң таралган исламны тотучылар белән соңгы елларда көчәеп киткән яңа агымнарга кушылучылар арасында, динче оппозиция белән җирле хакимият арасында, шәригать кануннары урнаштырырга теләүчеләр белән Русия мәдәни һәм социаль киңлекләрендә калуны яклаучылар арасында да бүленешне кискенләштерә.

Мисал өчен, узган сишәмбедә сәләфи имамның үтерелүен күп кенә аналитиклар суфый мөселманнар белән сәләфиләр арасындагы киеренкелек чагылышы, көчле суфый төркемнәрнең сәләфиләрдән үч алуы буларак бәяләде.

49 яшьлек Кәлимулла Ибраһимов Дербентта сәләфиләр карамагындагы рәсми теркәлмәгән бер мәчет имамы булган. Сәләфилек республикада берничә гасырлык тарихы булган һәм шактый киң таралган суфыйчылыкка караганда радикальрәк санала. Хакимият исә аларны, гомумән, экстремистлар дип саный. Шул ук вакытта сәләфиләр Дагыстандагы хәзерге суфыйлар чын суфыйлар түгел, заманында суфыйчылык милли-азатлык көрәшенең байрагы итеп күтәрелсә, хәзерге суфыйлар Мәскәү билгеләгән хакимият белән килешергә чакыра дип тәнкыйть белдерә.

Jamestown вакыфының Төньяк Кавказ мәсьәләләре аналитигы һәм Париждагы Кавказ тикшеренүләре үзәге башлыгы Маербек Ватчагаев Ибраһимовны үтерү очрагында үч алуның барлык билгеләре дә бар, ди. Ул шулай ук бу үтерүнең суфыйлар җитәкчесе Сираҗетдин Исрафилов үтерелүгә бер ел тулган көннәргә туры килүен дә искә ала.

Монда суфыйлар ягыннан ниндидер үч алу булуы турында әйтергә мөмкин дип исәплим. Алар үз шәехләренең үлеменә бер ел тулганда шулай итеп аның үтерелүенә бәйле булырга мөмкин дип санаган көчләргә һөҗүм итәргә булгандыр”, ди Ватчагаев.

Бу һөҗүмнән соң моңарчы тыныч булган сәләфиләр радикальләшеп китәр һәм суфыйлар белән татулашу тәкъдимнәрен кире кагар дип көтәргә була.

Кавказ сугышчылары авазы саналган kavkazcenter.org сәхифәсе үтерелгән сәләфи имамы Ибраһимовны “шәһит” дип атады.

Аналитиклар әйтүенчә, имамнарның еш үтерелүен аларның киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм шәхесләр булулары һәм шул ук вакытта аларның һөҗүмнәрдән сакланмаган булуы белән аңлатырга була.

Чечнядәгедән аермалы буларак, Дагыстан, Ингушетия һәм Кабарда-Балкарда имамнарның кораллы тән сакчылары юк. Малашенко исәпләвенчә, соңгы алты елда Төньяк-Кавказ республикаларында барлыгы 37 имам үтерелгән.

"Путин мәсьәләне өстәмә хәрби көч белән чишә алмаячак"

Өч атна элек Русия президенты Владимир Путин иминлек көчләрен 2014 елгы Кышкы Олимпия уеннары якынлаша барганда гыйсъянчыларны бастыру өчен мөмкин кадәр тәвәккәл эш итәргә чакырды.

Путин шулай ук Дагыстанда террорга каршы чараларда армиянең дә катнашуын белдерде.

Малашенко фикеренчә, армияне куллану вәзгыятьне яхшыртмачак. Киресенчә, бу Мәскәүнең Дагыстанда алып барган сәясәтенең уңышсызлыкка очравын гына күрсәтәчәк, ди ул.

“Путинның миендә булган бердәнбер юл – сугышу, тагын да күбрәк хәрбиләр җибәрү. Бу беркая да алып бармый. Алар инде бик күп тапкыр гаскәр кулланды һәм бу ысул Дагыстанда чыннан да ватандашлар сугышы баруын гына раслый”, ди Малашенко.

Путин Русия көчләре Төньяк Кавказда үткәргән махсус чараларда 479 “бандитның” тотылуын, 313 “террорчының” шул исәптән гыйсъянчыларның 43 җитәкчесенең үтерелүен белдерде.

Әмма Ватчагаев бу чараларның Дагыстандагы вәзгыятькә әллә ни тәэсир итмәвен әйтә.

Әгәр дә без Ингушетия яки Кабарда-Балкар республикасы турында сүз алып барабыз икән, анда ниндидер торгындык билгеләре күренә, ягъни хакимият бик нык каршылык күрсәтергә тырыша, сугышчыларга бик көчле орым ясый. Алар вәзгыятьне контрольгә ала алмаса да, сугышчыларның һөҗүмнәре арта баруны туктата алды. Дагыстанда исә без соңгы дүрт елда һөҗүмнәрнең бары тик арта баруын гына күрәбез. Бу иң югары ноктасы түгел, иң югары ноктасы әле еракта дип исәплим, диде Ватчагаев.
XS
SM
MD
LG