Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "хезмәт каһарманы" орденнары өләшә башлый


"Русия Федерациясенең хезмәт каһарманы" ордены
"Русия Федерациясенең хезмәт каһарманы" ордены

Совет чорындагы кебек "хезмәт каһарманы" орденын кире кайтарган Владимир Путин 1 Май бәйрәмендә аларны хезмәт алдынгыларына өләшә башлый.

2000 елда хакимияткә килү белән Путин башта Сталин чорында язылган Совет гимнын кире кайтарды. Соңрак Кызыл мәйданда совет чорында үткәрелеп килгән хәрби парадларны да яңартып җибәрде.

Инде быел 1 Май бәйрәмендә Путин берничә кешегә “Русия Федерациясенең хезмәт каһарманы” орденын тапшырачак. Бу чара президентның Петербурда һөнәр берлекләре башлыклары һәм вәкилләре белән киңәшмәсе кысаларында узар дип көтелә.

Яңа орден 1991 елда бетерелгән “Социалистик хезмәт каһарманы” орденыннан әллә ни аерылмый. Элекке орденда биш почмаклы йолдыз уртасында урак белән чүкеч булса, яңасында урак һәм чүкеч урынын Русиянең гербы алган. Йолдызның арткы ягына “кабарынкы хәрефләр белән “Герой Труда Российской Федерации” дип язылган.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерүенчә, яңартылган орден белән беренче бүләкләү тантанасы 1 майда узачак. Песков бу орденның кемнәргә биреләчәген атаудан баш тартса да, бүләккә иң беренчеләрдән булып табиб Леонид Рошальнең һәм 37 бала анасы (35-е асрамага алынган), Тула балалар йорты җитәкчесе Наталья Сарганова лаек дип исәпләвен әйтә.

Элекке (сулда) һәм хәзерге орденнар
Элекке (сулда) һәм хәзерге орденнар
Советлар Берлеге һәм Русия Федерациясе каһарманнарына ярдәм итү региональ иҗтимагый фонд вице-президенты Сергей Петров элекке орден белән яңасы арасында әллә ни аерма күрмәвен әйтә.

Хезмәт каһарманы орденын яңарту турында президент фәрманы бу елның март ае ахырында чыккан иде. “Социалистик хезмәт каһарманы” ордены исә 1927 елда, Сталин чорында булдырылган һәм Брежнев чорында аеруча күпләп таратылды. Башта ул “Хезмәт каһарманы” ордены дип кенә аталган һәм 1938 елдан “Социалистик хезмәт каһарманы” дип үзгәртелгән. Совет халкын коммунистик хакимият өчен ныграк тырышырга өндәү максатында булдырылган орден 1938 елдан соң барлыгы 20 меңләп кешегә, шул исәптән Татарстанда 188, Башкортстанда 213 кешегә бирелгән.

Шулай итеп, Путин совет чорыннан соңгы идеологик бушлыкны кире совет мирасы белән тутыру эшен дәвам итә. 2000 елда хакимиятне элекке президент Борис Ельцин кулыннан алган Путин шул елда ук сүзләрен бераз үзгәртеп Сталин чоры гимнын кире кайтарды.

Путин шулай ук Советлар Берлегендәге миллионнарча кешенең үлеме өчен гаепләнгән Иосиф Сталинны аклауга да зур өлеш кертте. Хәзер инде Сталинны "эффектив менеджер" дип атыйлар. Соңгы айларда хәтта Волгоград шәһәренә Сталинград исемен кире кайтарырга чакырулар да көчәеп китте.

Бу ел башында президент совет чорындагы мәҗбүри теркәлү (прописка) тәртибен кире кайтаручы канун тәкъдим итте.

Былтыр президент вазифасына яңадан кайтканда Путин элеккечә 1 Май парадын да уздырды һәм анда катнашты.

Күптән түгел ул мәктәпләргә совет чорындагыча махсус киемнәрне кире кайтарырга кирәклеген әйтте.
XS
SM
MD
LG