Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Зөлфия Камалова вафат булган


Җырчы, Зөлфия Камалова (1969-2024)
Җырчы, Зөлфия Камалова (1969-2024)

Ул бүген, 18 сентябрьдә өендә үлгән. Бу хакта аның хезмәттәшләре әйтә. Җырчының үлемен аның белән якыннан аралашкан дусты да Азатлыкка раслады.

Җырчы яман шеш белән авырды. Ул 18 сентябрьдә өендә җан биргән. Бу хакта промоутер Александр Чепарухин хәбәр итте. Азатлыкка бу хәбәрне алдан ук Зөлфия Камалова белән якыннан аралашкан дус кызы да раслады.

Җырчы кайда, кайчан җирләнәчәк — ул хакта төгәллек әлегә юк.

Камалова үзенең чире турында озак вакыт сөйләмәде, 8 августта исә үзенең туган көнендә ул каты диагнозга каршы көрәшүен, әгәр мөмкинлек булса, ярдәм итә алсагыз мин шат булырмын дип язып чыкты. Табиблар аның дәвалануына өмет аз дип әйткәнен дә билгеләде.

"Алты ай элек ашыгыч операция ясатырга туры килде, хәзер метастазлар белән көрәшәм. Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел", язган иде ул.

Моннан соң Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче татар җырчысына акчалата ярдәм туплар өчен махсус хисап ачылды. Аны Казандагы музыкантлар булдырды. Башлыча бу эш белән Yummy Music лейблы шөгыльләнде.

Зөлфия Камалова кешеләр аңа ярдәм өчен җыелган акчага рәхмәтләрен җиткерде, ул моны күреп күңелем тулды, минем яшәргә өмет барлыкка килде дип язды һәм бу акча реабилитацион хастаханәдә ятар өчен тотылачак дип аңлатты.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова "Бизнес Online" басмасына Камалова Татарстаннан ярдәм алырга мөмкин, дип белдергән иде. Әмма ул ярдәм барып җитә алганмы, Татарстан хөкүмәте бу юнәлештә ниләр башкарылганы хакында халыкка аңлатылмады.

Зөлфия Камалова соңгы айларда үзенең социаль челтәрләрендә кызы, әтисе, гаиләсе, туган яклары, булган сәфәрләре, иҗаты турында искә алды, фотолар белән уртаклашты.

Соңгы постында ул "Мин өмет һәм өметсезлек арасында яшим. Әмма сөенечләргә игътибарымны юнәлдерергә тырышам. Матур истәлекләрем белән яшәргә тырышам. Миңа күп калмады дип чамалыйм. Шуңа әйдәгез ярату, мәхәббәткә игътибарны юнәлдерик. Мин сезне яратам! Бер-беребезгә ихтирамлы булыйк.

"Сания апа" җырын тыңлыйк! Татар көенә, электрон ритмнарны ишетеп күңел ачыйк!" дип язган иде ул. Бу пост 11 сентябрь чыгарылды.

Җырчы авырса да, җырлар тыңлаган, якыннары, дуслары аңа көйләр уйнаган. Моны ул үзенең социаль челтәрләрендә күрсәтте. Азатлык Радиосы ниләр эшләгәнен, язганын Instagram аша карап, күзәтеп барды.

  • Зөлфия Камалова Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә 1969 елның 8 августында туа. Татар. Музыка белән 9 яшендә шөгыльләнә башлый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Пермь университетының чит телләр факультетына укырга керә. 1991 елда студентлар алмашыну програмы нигезендә АКШка китә. Калифорниядә ире, музыкант Эндрю Таннер белән таныша. Алар бергәләп Австралиягә күченә. Башта Хобарт шәһәрендә яшиләр, аннары Мельбурнда төпләнәләр.
  • Австралиягә килеп урнашып 6 ел узуга Камалова беренче альбомын яздыра, анда урыс, француз, чегән, португал, испан, инглиз телләрендә җырлар керә. Аннары ул аерым татар альбомнарын да булдыра, һәр җыентыгына татар җырларын кертә башлый.

    Альбомнары:
  • "Journey of Voice", 1997 ел
  • "Aloukie", 1999 ел
  • "Elusive", 2002 ел
  • "The Waltz of Emptiness", 2005 ел
  • "3 Nights", 2007 ел
  • "Tales of Subliming", 2010 ел
  • "Алты кон ярату", 2020 ел
  • "3 Nights" альбомы Австралиянең иң югары премиясенә ия була. Ул Австралиянең "Грэмми" премиясе буларак кабул ителә.
  • 2001 елда Зөлфия Камалова Австралиянең "Ел җырчысы" исеменә лаек була.
  • 2006 елда җырчы гаиләсендә кызы Зифа туа.
  • 2012 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.
  • Зөлфия Камалова Казанга еш кайтып йөрде, концертлар бирде. Соңгы концерты TAT CULT FEST фестивалендә булды. Аның концерты Камал театрында куелды. Бу аның соңгы кайтуы була. Соңгы елларда ул татар җырларын язу, татар җырларын башкару күпкә ләззәтле, бу миңа көч бирә, халкым, туган ягым белән элемтәләрне ныгыта дип аңлатты.


🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG