Accessibility links

Казандагы әдәби форум: татарлар кайда?


БРИКС әдәбият форумы ачылышы, Казан
БРИКС әдәбият форумы ачылышы, Казан

Казанда өч көн дәвамында Әдәби форум узды. Ул БРИКС кысаларында оештырылды. Әмма Татарстан башкаласында татар телле әдәбияткә, татар телендә иҗат итүче язучы, шагыйрьләргә урын бирелмәгән булып чыкты.

Соңгы бер елда Казанда барлык түрәләрнең телләрендә бер генә сүз — БРИКС. Бөтен чаралар да — дини булсынмы ул, мәдәни, эшлекле булсынмы — барысы да БРИКС саммитына багышланган. Моңа кадәр узган Казан Сабантуе да шуңа багышланган иде. Менә әле дә 11-13 сентябрьдә узган Әдәби форум БРИКС чарасы кысаларында үтте, ул өч көн дәвам итте.

Белешмә: БРИКС

БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.

2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.

БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага нигездә үсеш алучы илләре керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.

Форум програмы бай, төрле. Өч көн дәвамында түгәрәк өстәлләр, джем-сейшеннар, фикер алышулар, Русия халыклары әдәбияты анталогиясен тәкъдим итү һәм аның турында сөйләшүләр каралган иде. Көн саен төрле язучылар белән очрашулар булды. Чараларның бер өлеше Милли китапханәдә, Василий Аксеновның музей-йортында, "Сандугач" китапханәсендә, Татарстанның Язучылар берлеге бинасында узды.

Казанга язучылар Кытай, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре, Бразилия, Ираннан килде. Русия үзе дә катнашты, Мәскәү, Петербурдан язучылар булды. Програмга исә Татарстанны аерым язмаганнар, әмма татар исемнәре юк түгел, бар. Татарстаннан катнашкан спикерлар — Альбина Әпсәләмова, Алена Кәримова, Денис Осокин. Өчесе дә татарстанлы, әмма өчесе дә урыс телендә иҗат итүче язучы, шагыйрьләр. Татарча иҗат итүчеләр чакырылмаган булып чыга.

Әдәби форумның ачылышы 11 сентябрь булды. Ачылыш тантанасына да татар язучылары бары тик кунак буларак чакырылган. Спикерлар, чыгыш ясаучылар арасында алар юк. Форум ачык форматта уза, кем тели, шулар килгән булып чыга, әмма татар телендә иҗат итүчеләргә сүз бирүче булмаган. Чара үзе дә урысча барган. Моны Казан мэриясе матбугат үзәге әзреләгән видеодан да күреп була.

Әдәби форумның оештыручы — Казан мэриясенең мәдәният комитеты. Чараларга кемне чакырырга кирәк, очрашуларның кайда һәм ничек узуын да алар хәл иткән.

Бу Әдәби форум мэрия даими уздырган "Аксенов-фест" кысаларында булды. Аны ел саен зурлап Казан мэриясе уздыра.

Дәүләт сатып алу сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, быел әдәби фестивальгә 15,3 млн сум акча бүленгән. Узган ел исә чараның бюджеты 6,7 млн белән чикләнгән. Күбрәк акча кирәклеген быел БРИКС кысаларында төрле илләрдән килгән кунакларны кунакханәләрдә урнаштырырга, төрле телләргә тәрҗемәләр оештырырга кирәклеге белән аңлатылган.

Азатлык аралашкан язучылар әйтүенчә (әңгәмәдәшләрнең исемнәрен аларның иминлеге өчен атамыйбыз), "Аксенов-фест" моңа кадәр татар телендә иҗат итүчеләргә әллә ни игътибар күрсәтмәгән, әмма быел дөньякүләм масштабта уздырабыз дигән максат куелган икән, төрле дәүләтләрдән килгән кунак язучыларны татар әдәбияты белән таныштырмау — зур хата.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә, иминлек максатыннан аны атамый.

— "Аксенов фест" чынында урыс телендә иҗат итүчеләр чарасы. Ул масштаблы, кызыклы уза. Татар әдәбиятына аерым урын бирелми, әмма кайбер елларда Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек татар телендә язучы шагыйрьләр, аларның иҗаты белән таныштыру булды, әсәрләре дә урыс теленә тәрҗемә ителеп, китап булып чыкты, — дип сөйли әңгәмәдәш. — Хәзер бу күренми. Әдәби форум Казанда үтте, анда язучылар каян гына килмәде, үзләре турында сөйләде, китапларын күрсәтте, мактанды, тәҗрибәләрен уртаклашты. Ә татарлар дөньяда юк кебек. Югыйсә "менә Русия — күпмилләтле дәүләт, менә Татарстан бар һәм монда туган телендә иҗат итүчеләр бар, менә алар" дип таныштыр, китаплары басыла дип күрсәт, "алар укыла, тарала" дип сөйлә!

Яшь шагыйрьләр дә, язучылар да, драматурглар да бар, берсен дә күрсәтә алмадык

Юк, моны аңлату омтылышы булмады. Гәрчә глобальләшү чорында татарларның үз телендә иҗат итүе, китап бастыру эшен дәвам иттерүе үзе бер феномен. Кемдер китапларын дәүләт ярдәменнән башка да чыгара бит. Үзе яза, үзе сата, үзе җәмгыятьтә абруй казанган әдип. Татар әдәбиятының тагын бер зур уңай күренеше бар, ул үле түгел, яшь иҗатчылар бар, татарча язучылар актуаль темаларга иҗат итәләр. Сөрсегән темаларга, өстән кушканга язучылар түгел, ә үз фикерләре булган яңа заман кешеләре. Яшь шагыйрьләр дә, язучылар да, драматурглар да бар, берсен дә күрсәтә алмадык.

Азатлык аралашкан башка язучы мэрия чакырмады, оештырмады дип үпкәләп утырасы түгел, татар язучыларына үзләренә актив булырга кирәк, дигән фикерне җиткерде.

— Татарстанның Язучылар берлеге бар. Алар татар язучылары да спикер итеп чакырылырга, менә бу кеше фәлән тема белгече, бусы яңа фикер әйтә ала дип тәкъдим итәргә тиеш. Мэрия Берлек турында белми икән, аларның зур хаталары, әмма Берлеккә дә актив булырга кирәк. Димәк, үзен күрсәтә белми булып чыга. Кызганыч, мин дә форумда татар әдәбияты турында бер җирдә дә юк дип карап йөрдем, — диде ул.

Шулай да Әдәби форум програм кысаларында Татарстан Язучылар берлеге бинасында татар язучылары катнашында ике утырыш узарга тиеш иде. Аның берсе 12 сентябрьдә Берлек бинасында булды. "Кем тәрҗемә өчен җавап бирә? Ике телнең иҗади сөйләшүе. Тәрҗемә ителгән китапның өстенлекләре һәм югалтулары" дип аталган түгәрәк өстәл оештырылды.

Очрашуның модераторы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән "Октябрь" журналы редакторы Ирина Барметова булды. Анда төрле илләрдән кунаклар чакырылды. Аерым алганда, Кытай, Һиндстан, Бразилия, Иран, Русия язучылары катнашты. Түгәрәк өстәлдә Рәмис Аймәт, Вахит Имамов, Лерон Хәмидуллин, Рәмис Аймәт, Галимҗан Гыйльманов, Тәлгать Галиуллин, Рифат Корбанов кебек татар язучылары бар иде. Әмма бу очрашу да үпкәләш, бер-берсенә гаеп ату белән тәмамланды.

Әдәбият белгече, КФУ укытучысы Миләүшә Хәбетдинова бу чараны тәнкыйтьләп чыкты. Аны ул "Вконтакте" социаль челтәрендә язды.

Хәбетдинова очрашуның начар оештырылуын билгеләде. Түгәрәк өстәлнең концепциясе уйланылмавын, кунакларга китаплар күргәзмәсе ясалмавын, утырырга урындыклар җитмәвен һәм Язучылар берлегендә тәрҗемә тарихын күрсәткән мәгълүмат җиткерелмәвен искәртте. Моннан тыш, Хәбетдинова Ркаил Зәйдулланы үзен "әдәпсез" тотуда һәм "исерек" булуда гаепләде.

Ркаил абый, сез минем халкымны дөнья җәмәгатьчелеге алдында хур иттегез!

"Оят. Очрашуда техникум студентлары бар иде. Укытучы, педагогия институтын тәмамлаган ханым, язучылар берлеге рәисен белмәгәнлектән, модераторларның берсен чыгарып җибәрүне сорады, чөнки ул исерек диде. Аңа оят булды, ә татар язучыларына оят түгел иде. Оят хисен югалткан исерек "җитәкчене" алып чыгарга бер генә ир кеше дә табылмады. Ркаил абый, сез минем халкымны дөнья җәмәгатьчелеге алдында хур иттегез!" дигән ул. Галимә Язучылар берлеге әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, чираттан тыш идарә җыелышын үткәреп, бу хәлне тикшерүне таләп итә.

Әдәбият форумы ачылышында Ркаил Зәйдулла (сулдан икенче)
Әдәбият форумы ачылышында Ркаил Зәйдулла (сулдан икенче)

Хәбетдинова Ркаил Зәйдулланы, түгәрәк өстәлләр уздырырга дәүләт акча бирсә дә, аны тиешле дәрәҗәдә оештыра алмауда гаепләде. Язучылар берлеге рәисе аркасында Әдәби форумда татар язучыларын лаеклы итеп тәкъдим итү дә, ачылу тантанасында бер генә татарча шигырь яңгырамау да Зәйдулла җаваплылыгында, дип язды.

"Сез (Ркаил Зәйдуллага эндәшеп - ред.) — безнең язучылар көзгесе, милләтнең йөзе... Шуның өчен без програмда юк, бернәрсә әзерләп күрсәтә дә алмыйсыз... Әдәби фестивальдә ачу тантанасы вакытында бер татар шигыре дә яңгырамады... Җаваплык сездә... Сез — депутат. Сез —җитәкче. Эшне оештыра алмыйсыз", дигән юл.

"Вконтакте"да купкан бәхәстә Ркаил Зәйдулла үзен яклады.

"Коточкыч донос бу. Фотога карагыз әле — мин исерек кешегә охшаганмы? Анализ алганмы Миләүшә? Мин эмоциональ кеше, шуңа кызмача да күренәмдер. Мәскәү кунаклары безне статист итеп кенә күрмәкче иде. Миләүшәне мин үзем чакырдым, чыгыш ясарга өндәдем, сүз бирдем. Менә сиңа рәхмәт..." дип язды.

Түгәрәк өстәлдә татар әсәрләре турында сүз аз булды, концептуаль сөйләшү булмады, кешеләр әзерләнмәгән иде дип сөйләде чарада катнашучы.

— Кунакларга түгәрәк өстәлнең темасын аларның Берлеккә килер алдыннан гына әйткәннәр дигән хис калды. Берсе дә әзер түгел иде. Бернинди дә анализ ясалмаган иде. Татар әсәрләре турында фикер алышу аз иде, — диде ул Азатлыкка.

  • БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Анда төрле илләрдән 30лап делегация килүе көтелә
  • Җыен сәбәпле, 7 октябрьдән башлап 27сенә кадәр Казандагы көллият, техникум һәм югары уку йортлары укуның дистанцион форматына күчәчәк.
  • Шулай ук быел БРИКС җыены аркасында "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивален үткәрмәячәкләр.
  • Быел август аенда узарга тиешле Дөнья татар яшьләре форумының тугызынчы җыены үтмәде. Форум җыены "Казанда зур халыкара чаралар үткәрү сәбәпле" күчерелә дип белдерелде.
  • Шул ук вакытта БРИКС уеннарына татар көрәше кертелде һәм уеннарның тантаналы ябылышы милли Сабантуй бәйрәме белән берләштерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG