14:54
10.7.2013
Универсиада паркында бүген "Кызыл тасма көне" үткәрелә. Ул AIDS/СПИД авыруына каршы көрәшкә багышлана #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 10, 2013
15:14
10.7.2013
16:43
10.7.2013
-- Ренат Вәлиуллин
18:25
10.7.2013
#kazan2013-да "Кызыл тасма көне" уңаеннан: Килгән спортчыларга алдан ук менә шундый пакет та биреп куйганнар pic.twitter.com/wQaqDzOx45
— guilfanr (@guilfanr) July 10, 2013
18:45
10.7.2013
Бүген Казанда Универсиада кысаларында «Бер көн Кызыл тасма» белән дип аталган чаралар үтә. Сигез меңнән артык волонтер Универсиаданың бөтен корылмаларында да СПИДка каршы чараларда катнаша. Волонтерлар һәм спортчылар СПИДны булдырмау юллары турында язылган белешмә белән «коралланачак» һәм һәрберсендә дә кызыл төстәге тасма булачак. Кызыл тасма – СПИДка каршы көрәш символы. Бу чараның төп иҗади өлеше Универсиада паркында уза. Анда Юлия Ласкер, Тео (Беларустан Юра Ващук) һәм шулай ук Татарстан җырчысы Диләрә Ваһапова да чыгыш ясаячак. «Кызыл тасма» көне уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуында Диләрәгә әлеге кызыл төстәге тасма тапшырылды инде.
--Рәйсә Сафиуллаһ
--Рәйсә Сафиуллаһ
22:39
10.7.2013
#kazan2013 Оештыручы тамгасын таккан ике исерек кичә Салмачы янында юл казасына сәбәп булган. Алар машинасы каршыга чыга һәм башкага бәрелә.
— guilfanr (@guilfanr) July 10, 2013
16:18
11.7.2013
Универсиаданы ачканда "олимпиада ачылышы" дип ычкындыра язган Путин тагын Казанга килә. Путин спорт ярышларының берсен караячак, диләр. Спорт министры Мутко Путинның кайсы ярышка барачагын әйтми. Халык арасында Путин дзюдо ярышларын күзәтәчәк һәм Сабантуйны караячак дигән сүзләр дә йөри. Путинның Сабантуйда башын катыкка тыгып акча эзләгәне бар иде инде. Тагын акча эзләргә килә микән? Медведев та Универсиада ябылышында катнашачак дигән хәбәрләр бар.
-- социаль челтәрләрдән
-- социаль челтәрләрдән
18:48
11.7.2013