Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада көндәлеге

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ябу тантанасы үтте. Азатлык хәбәрчеләре бу вакыйганы күзәтеп барды.

14:06 12.7.2013
Волонтерларның һәрберсенә бирелгән кенәгәдә Универсиада барган көннәрдә нәрсә ярый, нәрсәнең ярамаганлыгы турында язылган. Волонтерларга сәясәт, дин, акча һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм аларның яшьләре хакында бөтенләй, ә үзләре турында артыгын сөйләү тыелган. Волонтерлар спортчылар һәм Универсиада кунаклары белән сәяхәт, спорт, йорт хайваннары, яраткан шөгыльләре һәм һава торышы турында гына сөйләшә ала. -- социаль челтәрләрдән
15:11 12.7.2013
Чернышевски һәм Мәскәү урамнары чаты
Чернышевски һәм Мәскәү урамнары чаты

Шәһәр үзәгендәге Островски урамы
Шәһәр үзәгендәге Островски урамы

Яшь тамашачылар театрына кереш. Островски урамы
Яшь тамашачылар театрына кереш. Островски урамы

Казан Кирмәненең Казансу елгасы яр буе
Казан Кирмәненең Казансу елгасы яр буе

Универсиада паркы урнашкан урын
Универсиада паркы урнашкан урын


Универсиада барган Казан үзәгендә төзекләндерү эшләре ярым-йорты башкарылгач Киров, Авиатөзелеш районнарында, Соцгородта, Жилкада хәлләр ничек икән? – Ирек Мортазин
17:51 12.7.2013
Эльмира Кәлимуллина Универсиада белән горурлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00
Универсиада илчесе, Бөтенрусия "Голос" бәйгесе финалисты Эльмира Кәлимуллина Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Казанда узучы Универсиада белән горурлануын, ярышларның күбесенә барырга теләвен әйтә. Уеннарга әзерлек барышында Казан бик матурланды ди ул.
18:20 12.7.2013
Метро вагонына этенеп-төртепнеп бер өер спортчылар керде. Кычкырып сөйләшәләр, кычкырып көләләр, ду киләләр. Бу әдәпсезлеккә бер бала аптырап карап тора. Түзмәдем, үрелеп майка артларындагы язуны укыйм. "Монголия" дип язылган. Алар белән без берничек тә бер кан була алмыйбыз. Башта Вьетнамнар микән әллә дип уйлаган идем. Вьетнамнар монголия майкаларын киеп, Казанда Монголиягә карата провокация оештырып йөрмәс, шәт. --Римма Бикмөхәммәтова
18:43 12.7.2013
"Универсиада шәп, Греция хәленә генә калмыйк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00
"Универсиада шәп, Греция хәленә генә калмыйк. 2004 елда Олимпиада узганнан соң бу илдә икътисади торгынлык башланды, Татарстанда да ул хәл була күрмәсен иде", ди элекке спорт журналисты, нәфис сүз остасы Фәнил Вакказов.
14:13 15.7.2013
Казан Универсиадасы табибларга мөрәҗәгать итүдә рекорд куйды. Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сүзләренчә, 29 июньнән 15 июльгә кадәр 7847 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 80 проценты Универсиаданың спорт корылмаларыннан килгән. 135 кешене хастаханәгә салганнар.
14:40 15.7.2013
Универсиада ябылышына Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев килергә тиеш. Аның Казанда кайларда булачагы хәбәр ителми. Шулай да Медведевны Универсиада авылындагы мәгълүмат үзәгендә көтәләр дигән хәбәрләр бар. Медведев Казан метросын да карарга тиеш икән. – социаль челтәрләрдән
17:10 15.7.2013

дәвам

XS
SM
MD
LG