Кадыров фикеренчә, икенче турдагы тавыш бирү нәтиҗәләре чынлыкты бирелгән тавышларны чагылдырмый, һәм шуңа күрә “Чечня йөрәге” мәчете 1 сентябьдә башланучы өченче тур тавыш бирүдә катнашмаячак.
“Акчалар “МегаФон” һәм “Билайн”операторлары хисапларына күчерелүгә карамастан, “Чечня йөрәге” мәчете өчен бирелгән миллионнарча кешенең тавышы исәпкә алынмаган дип ышанып әйтергә һәртөрле нигез бар”, диде Кадыров атнакич тәмамланган икенче тур нәтиҗәләре белән танышканнан соң.
Икенче тур тавыш бирүдә соңгы ике атна дәвамында “Чечня йөрәге” мәчете ышанычлы рәвештә беренче урында барды. Әмма атнакич икенче тур тәмамлануга берничә сәгать кенә калганда вәзгыять көтелмәгән рәвештә үзгәреп Коломна кирмәне беренчегә чыкты.
Кадыров кесә телефоны челтәрләрен тавыш бирү нәтиҗәләренә тәэсир итүдә гаепли. Аның әйтүенчә, әлеге телефон ширкәтләре Грозныйдагы мәчет өчен тавыш бирүчеләрдән СМС акчасын ала, әмма бирелгән тавышлар бәйгедә исәпкә алынмый.
“Чечня йөрәге” мәчетенең кануный юл белән ирешкән урыны турында игълан итүгә юл куймау өчен мөмкин булган һәртөрле киртәне куллануларын күрдек”, диде Кадыров.
Чечня башлыгы хәзер меңнәрчә кешенең ул ширкәтләрдән үз акчаларын кире кайтару өчен шикаятьләр әзерләячәген дә белдерде һәм “МегаФон”ның, “Билайн”ның гамәлләрен тикшерүне сорап Русия тикшерү комитетына, Баш прокуратурага мөрәҗәгать итү белән янады.
Телефон ширкәтләре исә үз серверларында проблемнар булганлыгын әйтеп, мәчет өчен бирелгән ул тавышларны киләчәктә исәпкә алачакларын белдерде.
Шул ук вакытта Коломна кирмәне урнашкан Мәскәү өлкәсенең мәдәният министры Олег Рожнов та, әгәр телефон ширкәтләрендәге ул проблемнар булмаса, кирмән өчен бирелгән тавышлар саны ике миллионга күбрәк буласы иде, ди.
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге җитәкчесе Валерий Федотов исә Русиякүләм бәйгедә иң матур урыннар исемлегендә мәчетнең, җитмәсә тарихи булмаган, яңа гына төзелгәненең беренче урынга түгел, хәтта өченчегә чыгуын да күз алдына китерә алмавын белдерде. Аның фикеренчә, монда беренче урынга үткәрмәүгә зарлану түгел, ә киресенчә, икенче урынга күтәрү өчен ниндидер гадәттән тыш көчләр кулланылуы турында сүз алып барырга кирәк.
“Русия-10” бәйгесенең икенче турында Коломна кирмәне 38,6 миллион, “Чечня йөрәге” мәчетете 38,2 миллион тавыш җыйды. Өченче урында – 1,67 миллион тавыш белән “Легенда” сыннар паркы.
Казанның “Кол Шәриф” мәчете икенче турны 1,6 миллион тавыш белән тугызынчы урында тәмамлады.
Бәйгенең интернет сәхифәсендә бу чараның максаты – илдәге мәдәни төрлелекне һәм үзенчәлекләрне күрсәтеп илдәге туризмны үстерүгә өлеш кертү, диелә.
Бәйге 29 сентябрьдә тәмамланганнан соң анда беренче ун урынны алган корылмаларның кечерәйтелгән күчермәләрен Мәскәү янындагы паркка урнаштырырга җыеналар һәм ел саен аларны карарга миллионнарча кеше килер, дип өметләнәләр.
Моңа охшаш бәйге Русиядә 2008 елда үткәрелгән иде. "Русия исемнәре" дип аталган, илнең иң күренекле кешеләрен билгеләү максатындагы ул бәйгедә шәхес шөһрәте һәм миллионнарча кешенең үлеме өчен гаепләнгән Иосиф Сталин шактый озак вакыт беренче урында барса да, бәйге ахырында нәтиҗәләр тиз генә үзгәреп, Сталин өченче урынга чигенде. Кайбер күзәтүчеләр мондый бәйгеләр гадел рәвештә үткәрелми, дип исәпли.