СОЧИ КӨЧЕКЛӘРЕ -- Фристайлда көмеш медаль яулаган американ егете Гас Кенуорти Сочида тапкан урам көчекләрен үзе белән алып китмәкче. Твиттер битендә язуынча, ул бу дүрт көчекне һәм әниләрен медиаүзәк янында тапкан, аларны бик ошаткан һәм хәзер үзе белән алып китү өчен тиешле чаралар күрү белән мәшгуль.
puppy love is real to puppies. pic.twitter.com/krauCUPjOg
— Gus Kenworthy (@guskenworthy) February 11, 2014
СКРИПКА ҺӘМ ЧАҢГЫ -- Танылган скрипкачы Ванесса Мэй (35) слаломда Таиланд өчен чыгыш ясап соңгы 74нче урынны алса да, бу нәтиҗәне үзе өчен зур казаныш дип атады. (90 спортчының 16сы таудан төшеп җитә алмады.) Ванесса ярышта әтисенең исеме - Ванакорн буларак катнашты. Төп шөгыле музыка булса да, ул дүрт яшеннән бирле чаңгы шуа.
СОҢГЫ МИЗГЕЛЛӘР -- Якшәмбе Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары тәмамланды. Русия үз тарихында (совет чорын да кертеп) иң зур уңышына иреште -- 33 медальнең 13е алтын. Уеннар алдыннан Русия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев кимендә биш алтынга өметләнәбез дигән иде.
Татарстан спортчылары әллә ни майтара алмады. Ә менә Уфа егетләре Руслан Захаров (татар диләр :) һәм Семён Елистратов шорт-трек эстафетасында алтын медаль яуладылар.
Ябылу тантанасында оештыручылар ачылмаган боҗра күренешен кабатлап үз хатасыннан көлә белү сәләтен күрсәтте..
Киләсе кышкы Олимпия уеннары 2018 елда Көньяк Кореяның Пһенчһан шәһәрендә узачак.