Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

18:14 2.3.2014
Роберт Миңнуллин: "Кырымда вазгыять телевидениедә күрсәтелгәнчә түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00
КЫРЫМДА ВАЗГЫЯТЬ ТЕЛЕВИЗОРДАН КҮРСӘТЕЛГӘНЧӘ ТҮГЕЛ -- Татарстан төркемендә Кырымда төрле очрашуларда катнашып кайткан Югары шура депутаты Роберт Миңнуллин барып үз күзебез белән күргәч, андагы вазгыятьнең монда телевидениедә күрсәтелгәнчә булмавын аңладык, диде. Миңнуллин әйтүенчә, Кырымда төп каршылык урыслар белән кырымтатарлар арасында. Күпчелекне тәшкил итүче урыслар Русиягә кушылу шигарләре күтәрсә, кырымтатарлар Украинада калырга теләүләрен ачык итеп белдерә.
18:13 2.3.2014
Андерс Фог Расмуссен
Андерс Фог Расмуссен

НАТО МӘСКӘҮНЕ КИСӘТӘ -- НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен Русиянең Украинага гаскәр кертүе Европаның тынычлыгына һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип белдерде. Ул Мәскәүне көч кулланудан ваз кичеп, Украинадагы вазгЫятьне җайга салу өчен ашыгыч чаралар күрергә чакырды.
17:27 2.3.2014
Кырымтатарлар Европа хокукый киңлекләренә керергә теләүче Украинага өметләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00
КЫРЫМТАТАРЛАР РУСИЯГӘ КУШЫЛЫРГА ТЕЛӘМИ -- Кырымда төрле тарафлар белән очрашуларда булып кайткан Татарстан вәкилләре Казанда матбугат очрашуы үткәрде. Татарстан Югары шурасының Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев кырымтатарларның нигә Украинада калырга теләвен аңлатты. Аның әйтүенчә, кырымтатарлар Русиядә түгел, ә Европа хокукый киңлекләренә керергә теләүче Украинада үз хокукларының сакланачагын әйткән.
15:10 2.3.2014
ТАТАРСТАН ДЕПУТАТЛАРЫ КОНСТАНТИНОВ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ -- Кырымда сәфәрдә булган Татарстан депутатлары Кырым Югары Радасы рәисе Константинов белән очрашкан. Разил Валиев Азатлыкка әйтүенчә, алар аңа "әгәр кырымтатарларның мәнфәгатьләре, таләпләре искә алынмаса, бу Кырымда зур проблемаларга юл ачачак" дип кисәткән.
14:35 2.3.2014
Андрий Парубий
Андрий Парубий
УКРАИНАДА МОБИЛИЗАЦИЯ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ -- Украинаның Милли иминлек һәм саклану шурасы секретаре Андрий Парубий Русиянең басып керү куркынычы сәбәпле илдә гомум мобилизация игълан ителү турында белдерде. Саклану министрлыгына бар ил буйлап резервистлар тупларга күрсәтмә бирелгән. Белдерүдә әйтелгәнчә, бу чара "Украинаның иминлеген һәм бөтенлеген саклау" өчен күрелә. /AR, Reuters/
04:37 2.3.2014
ЗЕМФИРА УКРАИНАГА ТЕЛӘКТӘШЛЕК БЕЛДЕРДЕ--
Танылган җырчы Земфира (Земфира Рамазанова) үзенең сайтыннан барлык мәгълүматны бетереп, кара фон өстендә бары тик бер материал калдырган - Украин телендә башкарылган җырының видеоязмасын. “Океан Эльзы” төркеменең “Отпусти” дип аталган әлеге җырын ул 2008 елда ук украин музыкантларына теләктәшлек белдереп җырлаган иде.

Җырчының сайтына әлеге үзгәреш 1 мартта кич, Русия президенты Владимир Путин Украинада гаскәр куллану үтенече белән Федерация шурасына мөрәҗәгать иткәч кертелде.
02:39 2.3.2014
Путин һәм Обама
Путин һәм Обама
ОБАМА ПУТИННЫ КИСӘТТЕ -- АКШ президенты Барак Обама Русия президенты Владимир Путинны Русия гаскәрләрен Кырымдагы ныгытмаларына кайтарырга чакырды. Шимбә көнне Путин белән телефон аша сөйләшеп Обама, Мәскәүнең халыкара кануннарны бозуын дәвам итүе "аның сәяси һәм икътисади изоляциясен" көчәйтәчәк, дип кисәтте./AP, AFP, Reuters/
02:39 2.3.2014
УКРАИНА ГАСКӘРЕН ӘЗЕРЛӘДЕ--
Украин армиясе тулы хәрби әзерлек хәленә китерелде. Мондый карарны 1 март кичендә Украинаның милли иминлек һәм саклану шурасы кабул иткән. Президент вазифаларын башкаручы Александр Турчинов сүзләренчә, бу "потенциаль агрессия" сәбәбе аркасында эшләнелгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG