Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

15:30 3.3.2014
ЕВРОПАНЫҢ XXI ГАСЫРДАГЫ ИҢ ЗУР КРИЗИСЫ -- Британия тышкы эшләр министры Уильям Хейг Русияне Украинага хәрби интервенциядә гаепләде. Киевка килгән Һейг Русиянең гамәлләре бик киеренке һәм куркыныч вазгыятькә китерде, диде һәм моны XXI гасырда Европаның иң зур кризисы дип атады. Министр Русия агрессияне дәвам итсә, моның икътисади һәм сәяси нәтиҗәләре бик җитди булачак дип кисәстте. Британия Русиянең кырымдагы барлык хәрбиләре үз даими урыннарына кайтарырга чакыра.
14:50 3.3.2014
АКШ РУСИЯ ТҮРӘЛӘРЕН КАБУЛ ИТМӘГӘН -- Финляндия саклану министры Карл Хаглунд Петербурга сәфәрен билгесез вакытка күчерде. Ул анда Сергей Шойгу белән очрашырга тиеш иде. Әлеге очрашу ярты ел элек фин-урыс саклану хезмәттәшлеген ныгыту кысаларында планлаштырылган булган. Хаглундның карары Кырымдагы соңгы вәзгыятькә бәйле булуы әйтелә.

Шулай ук АКШ Вашингтонда Россельхознадзор белгечләре вәкиллеген кабул итүдән баш тарткан. Анда Казакъстанның Бөтендөнья сәүдә оешмасына күчү мәсьәләләренә бәйле сөйләшүләр башланырга тиеш булган.

Сәфәргә бер көн кала АКШ илчелеге вәкилләре электрон хат һәм телефон аша Россельхознадзор башлыгы урынбасары Николай Власовны бу хакта кисәткән. Шул ук вакытта Казакъстан төркеме Вашингтонга очкан.

Newsru.com хәбәр итүенчә, Яңа Зеландия дә Украинадагы хәлләр сәбәпле, ирекле сәүдә зонасын булдыру турында Русия белән сөйләшүләрне туктатып торуын игълан итте. Сәүдә министры Тим Гросерга Мәскәүдән әйләнеп кайтырга боерык бирелгән.
13:58 3.3.2014
РУС АКТИВИСТЛАРЫ АКМӘЧЕТ МӘЙДАНЫНА ХАТЫН-КЫЗЛАР ҺӘМ БАЛАЛАРНЫ ЧЫГАРГАН -- Акмәчеттә Кырым хөкүмәте бинасы каршында Русия яклы урам җыенында 50ләп кеше катнашты. Азатлык хәбәрчесе сүзләренә караганда, аларның күбесе хатын-кызлар һәм балалар булган. Аларга каршы сүз әйтергә теләгән кешене "провокатор" дип мәйданнан куганнар.
13:57 3.3.2014
ТАТАРСТАН КЫРЫМДА ИКЕНЧЕ КОНЦЕРТ КУЙДЫ --Татарстан артистлары Кырымда бүген икенче концертны бирәләр. Тамаша алдан планлаштырылганча Акмәчетнең үзәк мәйданында түгел, ә башкаладан 20 чакрымда Гвардейская бистәсендә урнашкан Русия хәрби базасында үтә. Артистлар шуннан соң кайтып китәчәк. Татарстаннан Кырымга бу көннәрдә бер төркем галимнәрнең килүе көтелә.
13:22 3.3.2014
КИЕВ РЕФЕРЕНДУМ ҮТКӘРҮ КАРАРЫН МӘХКӘМӘГӘ БИРДЕ -- Украина баш прокуратурасы Кырым Югары Радасының төбәк статусы турында референдум уздыру карарын, Кырым хөкүмәтен таратып яңа премьер-министры итеп Сергей Аксеновны билгеләүне мәхкәмәгә шикаять иткән.

Украина баш прокуратуры сәхифәсендә урнаштырылган гаризада Кырымда хокук саклау оешмаларының канунсыз булдырылуы турында әйтелә. Анда шулай ук Украин хәрбиләренең корал тапшыру, хәрби техниканы калдырып китү һәм хәрби хезмәт урыныннан китү дәүләткә хыянәт булып бәяләнәчәге әйтелә.

Алдагы көнне Украина хәрби-диңгез флоты идарәчесе Денис Березовский Кырымның яңа хакимиятенә ант китерде. Баш прокуратура Березовскийга карата җинаять эшен ачарга әзерләнә.

Кырым Югары Шурасы тарафыннан хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгән Аксенов Акъярда хезмәт итүче барлык хәрби-диңгез көчләре гаскәрләрен Украинаның яңа хакимияте карарлары үтәмәскә чакырды.
13:01 3.3.2014
ЯНУКОВИЧКА КАРШЫ ТАГЫН БЕР ҖИНАЯТЬ ЭШЕ АЧЫЛДЫ -- Украина баш прокуратурасы илнең конституцион торышын бозарга чакырган Виктор Януковичка карата яңа җинаять эше ачты.

Бу хакта «Шустер-Live» програмына Украина баш прокуроры вазифаларын башкаручы Олег Махницкий әйтте.

Яңа җинаять эшен ачуга Януковичның 28 февральдә Дондагы Ростовта матбугат очрашуында әйткән сүзләре сәбәп булган. Анда Янукович Украина Югары Радасының үзен президент вазифасыннан читләштерү турындагы карарларын танымавын һәм үзен кануни илбашы дип санавын әйтте. Шулай ук Русиядән яклау сорады.

Элегрәк баш прокуратура Киевта каршылык чараларында кешеләрне үтерүне оештыруга бәйле җинаять эше ачкан иде. Мәхкәмә Януковичны халыкара эзләүгә игълан итте.
13:00 3.3.2014
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республиканың Кырым халкына һуманитар ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Бу хакта аның матбугат үзәге хәбәр итә.

“Башкортстан, республика ширкәтләре Киевта хакимиятне басып алган радикаллар һәм милләтчеләр гаебе сәбәпле авыр хәлдә калган Кырым халкына барлык ярдәмне күрсәтергә әзер.
Без Кырым халкына беренчел кирәк булган әйберләрне, азык-төлек, ягулык җибәрүне оештырачакбыз. Моннан тыш республика Кырым ширкәтләренең тотрыклы эшләве өчен материаль байлыкларны җибәрә ала. Бу эшне без федераль үзәк белән бергәләп киңәшләшеп башкарырга әзер”, ди Хәмитов.
12:59 3.3.2014
Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Татарстаннан вәкилләр килүен Русиянең зур планының бер өлеше дип атады.

“Аларның үтенечен искә алып без алар белән очрашабыз. Без кунакларны кабул итәбез, чөнки бу безнең милли йолабыз. Кунак булсалар да алардан ни өчен Русия гаскәрләр кертү вакытына туры китереп килү сәбәпләрен сорыйбыз. Алар инде күптән килергә җыенуларын һәм мондый хәл килеп чыгасын башларына да китермәүләрен әйтә. Шулай да алардан икенче юлы килгәндә безгә алдан әйтеп килүләрен үтендек. Аңлашыла, бу зур планның бер өлеше.

Безнең кардәш татарлар нинди уңайсыз хәлгә эләккәннәрен аңлый, әмма мине шатландырганы алар безгә мәгънәсез киңәшләр бирми, ягъни турыдан-туры үгетләүләр, тәкъдимнәр әйтми”, ди ул “Фонтанка.ру”га биргән әңгәмәсендә.

дәвам

XS
SM
MD
LG