Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

01:45 4.3.2014
БМО Иминлек шурасының әле генә ачылган гадәттән тыш утырышында Русия вәкиле Виталий Чуркин, 1 мартта Украинаның элекке президенты Янукович Русияне Украинага гаскәрләр кертүне үтенеп хат язды, дип белдерде. Янукович моны илдә кануный тәртип урнаштыру кирәклеге белән аңлата, ди Русиянең Иминлек шурасындагы даими вәкиле. Ул арада Русия хәрбиләре Керчь бугазының украин ягындагы паром терминалын яулап алды. Хәзер Кырымга урыс гаскәрләрен кертү өчен юл тәмам ачылды.
21:21 3.3.2014
МИҢНЕХАНОВ КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ҺӘМ КЫРЫМ ХАКИМИЯТЕ АРАСЫНДА ГАРАНТ БУЛАЧАК

Бу хакта автономия хакимиятенең вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Мәҗлес белән сөйләшүләр дәвам итә. "Без аларга хакимияттә бик күп югары вазифалар тәкъдим итәбез", - ди ул.

Тимергалиев белдергәнчә, Русия Кырымга 1 миллиар доллар күләмендә финанс ярдәм күрсәтергә әзер. Татарстан инвесторлары Акмәчеттәге җәмигъ мәчетне төзүне үз өстенә алган. Татарстан презмденты Рөстәм Миңнеханов исә Кырым татар халкы һәм автономия хакимияте арасында гарант булачак.
20:09 3.3.2014
АКЪЯР (СЕВАСТОПОЛЬ) ЖУРНАЛИСТКА ҺӨҖҮМ ИТКӘННӘР--

Акъярда журналист Татьяна Рихтунга һөҗүм иткәннәр. Тамгасыз хәрбиләрне төшереп торганда аңа билгесез кеше килеп башына суккан һәм камерасын алып киткән.
20:04 3.3.2014
КАЙНАР ХӘБӘР: РУСИЯ ФЛОТЫ УКРАИН ХӘРБИЛӘРЕНӘ УЛЬТИМАТУМ КУЙДЫ --

Русия Кара диңгез флоты башлыгы Александр Витков украин хәрбиләренә ультиматум игълан итте. Бу хакта саклану министрлыгына сылтама ясап "Интерфакс-Украина" хәбәр итә.

"Әгәр дә алар иртәнге сәгать бишкә кадәр корал ташламасалар һәм бирелмәсәләр, Украинаның Кырымда урнашкан барлык хәрби бүлекләренә һөҗүм башланачак", - диелә идарә белдерүендә.
19:35 3.3.2014
УКРАИНА МИЛИЦИЯСЕ: ТӨНЛӘ АТЫШЛАР БУЛЫРГА МӨМКИН--

Украина эчке эшләр министрлыгы 3-4 март төнендә Кырымда провокацияләр булырга мөмкин дип хәбәр итә. Идарәнең сайтында белдерелгәнчә, үзен украин дип таныткан билгесез кешеләр 3-4 Русия солдатының үтерүен планлаштыра.

Министрлык белдергәнчә, бу Кырымга Русия армиясенең керүен канунилаштырыр өчен кирәк.
19:00 3.3.2014
КАЗАНДА СУГЫШКА КАРШЫ ПИКЕТЛАР--

Казан үзәгендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Кырым татарларына теләктәшлек күрсәтеп, сугышка каршы бер кешелек пикетлар оештырды. Шулай ук Казан хәкимиятенә зур пикетлар һәм митинглар оештыру өчен гаризалар кертеп бирелде.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин
18:10 3.3.2014
КЫРЫМНЫҢ ИҢ ЗУР ОППОЗИЦИОН ТЕЛЕКАНАЛЫ ЭФИРДАН АЕРЫЛДЫ--

Кырымдагы "Черноморская" дип аталган иң зур бәйсез телеканалны эфирдан аерганнар. Бу хакта Азатлыкка каналның баш мөхәррире Александра Квитко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, эфирны туктатырга көч белән мәҗбүр иткәннәр. Ләкин моны кемнәр эшләгәне билгеле түгел.
17:08 3.3.2014
ТӨРКИЯ КЫРЫМТАТАРЛАРЫ СУГЫШКА КАРШЫ УРАМГА АГЫЛДЫ--

2 мартта Төркиянең Искешәһәрендә бер меңгә якын кырымтатары "Төркия Кырымны якла!" дигән митинг уздырды.

“Кырым оккупациясенә - юк! Референдумга - юк! Кырым - төркиләр җире!" кебек шигарьләр белән узган каршылык чарасын Искешәһәр кырымтатар үзәге оештырган.

дәвам

XS
SM
MD
LG