Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

15:54 4.3.2014
РӨСТӘМ ТИМЕРГАЛИЕВ: ТАТАРЛАРГА ХӨКҮМӘТТӘ УРЫННАР ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ--

Кырым хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев хөкүмәттә кырымтатарларга бер вице-премьер, ике министр урыны һәм министр урынбасары урыннарын тәкъдим итте. "Без мәҗлес белән сөйләшүләр алып барабыз", - диде.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров моны кире какты.

"Безнең белән беркем дә бу мәсьәләдә сөйләшүләр алып бармый", - диде ул.



15:48 4.3.2014
АКМӘЧЕТТӘ ХӘРБИ БАЗА КАРШЫНА ХАЛЫК ҖЫЕЛА--

Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы гаскәрләрен яклар өчен килгән 30лап кеше (аларның күпчелеге хатын-кызлар) янына 60лап казак җыелды. Ике як арасында бәхәсләр бара.
15:11 4.3.2014
УКРАИНА ХӘРБИ БАЗАСЫН КАМАУГА АЛУ ОМТЫЛЫШЫ

Бүген Акмәчеттәге Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы гаскәрләре баш фатирын зур тимер-бетон плитәләр белән уратып алу омтылышы ясалган. Моның өчен база янына плитәләр тулы КАМАЗ машиналары килгән булган. Бу хәбәрне Азатлыкка майор Парфилов раслады. Плитәләр куелмаган, машиналар киткән. Парфилов бу гамәлне моңа кадәр булмаган провокация дип атады һәм Украинага хәрби көчләренә тугрылык турында биргән анттан ваз кичмәячәкләрен әйтте.

15:08 4.3.2014
ПУТИН: КЫРЫМНЫҢ РУСИЯГӘ КУШЫЛУ ВАРИАНТЫН КАРАМЫЙМ--

Кырымның Русиягә кушылу вариантын карамыйм, дип белдерде Путин. Аның сүзләренчә, моны референдум нәтиҗәсе хәл итәчәк. Путин дулкынлануын яхшы итеп качыра, ләкин журналистларның сорауларына усал итеп җавап бирә.
14:48 4.3.2014
ПУТИН: ГАСКӘР КУЛЛАНУ КИРӘК БУЛЫРГА МӨМКИН--

Русия президенты Владимир Путин Кырым кризисы хакында беренче белдерүләрен ясый. Журналистлар белән очрашуда ул "Украинага карата хәрби көчләр куллану ихтыяҗы әлегә юк, ләкин барлыкка килергә мөмкин", - дип белделде.
14:12 4.3.2014
КЫРЫМДА ХАТЫН-КЫЗЛАР МИТИНГКА ЧЫКТЫ
4 мартта Акмәчеттә хатын-кызлар сугышка каршы митинг уздыра. Чара "Кырым - безнең йорт!", "Кырым - Украина" шигарләре астында узды. Активистлар Кырым территориясенә Русия армиясенең керүенә каршы. Мондый чара кичә дә узган иде. Шулай ук Русия яклы кырымлылар да Мәскәүдән ярдәм сорап урамга чыкты.

13:57 4.3.2014
ТӨРКИЯГӘ 100ГӘ ЯКЫН КЫРЫМТАТАР КАЧАГЫ КИЛГӘН--

Кырымтатар Милли мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай сүзләренә каранда, сугыш башланудан куркып Төркиягә инде 100ләп кырымтатары килгән. Вазгыять катлаулана калса тагын өч меңләп баланы Кырымнан Төркиягә китерү юллары тикшерелә.
02:39 4.3.2014
Казаннан килгән артистлар Акмәчеттә тагын бер тамаша күрсәтте. Монысы инде урамда. Җырчыларның берсе үз чыгышын яздырып инстаграмга куйган. [ВИДЕО]

дәвам

XS
SM
MD
LG