Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

13:08 7.3.2014
КИЕВ ЯНУКОВИЧНЫ ИНТЕРПОЛГА ЭЗЛӘҮГӘ БИРДЕ--

Интерпол Украинаның яңа хакимиятеннән Виктор Януковичны кулга алырга кирәкле кешеләр исемлегенә кертү таләбен алды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
12:53 7.3.2014
РУСИЯ ДУМАСЫ КЫРЫМ ПАРЛАМЕНТЫНЫҢ РЕФЕРЕНДУМ КАРАРЫН ХУПЛАДЫ--

Русия дәүләт думасының дүрт фракциясе дә Кырым хакимиятенең автономия статусы турында референдум уздыру карарын хуплап чыкты.
20:16 6.3.2014
КЫРЫМ ХАКИМИЯТЕ РУС АКЧАСЫН КЕРТЕРГӘ ТЕЛИ--

Кырымның яңа хакимияте Русиягә кушылу планы кысаларында кулланылышка рус акчасын кертергә әзер булуын белдерде. Бу хакта автономия вице-премьеры Рөстәм Тимергалиевка сылтама ясап Интерфакс хәбәр итә.
19:42 6.3.2014
Чубаров Кырымга халыкара тынычлык сакчылары кертергә чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00
ЧУБАРОВ КЫРЫМГА ХАЛЫКАРА ТЫНЫЧЛЫК САКЧЫЛАРЫ КЕРТЕРГӘ ЧАКЫРА --
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Кырымда кан коелу һәм күпсанлы корбаннар булу куркынычы турында кисәтеп кичекмәстән халыкара тынычлык саклаучылар кертергә чакырды.​ [ВИДЕО]
16:18 6.3.2014
16:14 6.3.2014
ЧУБАРОВ РЕФЕРЕНДУМНЫ БОЙКОТЛАРГА ЧАКЫРДЫ--

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров автономия хакимияте уздырырга җыенган Кырым статусын билгеләячәк референдумны бойкотларга чакырды. Аның сүзләренчә, Кырымтатар халкы аның нәтиҗәләрен танымаячак. Бу хакта ул АРТ каналының туры эфирында белдерде.

Элегрәк референдумның 16 мартка күчерелгәне хәбәр ителгән иде.
15:21 6.3.2014

сервер хатасы

Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.

Please use Search above to see if you can find it elsewhere


УКРАИН ҺӘМ РУСИЯ ХӘРБИЛӘРЕНЕҢ ДИАЛОГЫ​
Интернетта Кизләү (Евпатория) шәһәрендә булган бер яктан Украин һәм икенче яктан Русиянеке дип шикләнелгән хәрбиләрнең эчтәлекле диалогы пәйда булды.
15:13 6.3.2014
ЧУБАРОВ: РУСИЯГӘ КЕРҮ КАРАРЫН "АКЫЛСЫЗЛАР" КАБУЛ ИТТЕ--

Кырым татар милли мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров автономия хакимиятенең Русиягә керү карарын тәнкыйтьләп чыкты. Аның сүзләренчә, халыкара җәмәгатьчелек Украина бөтенлеген саклар өчен барысын да эшләргә тиеш. Бу хакта ул "Громадського ТВ" каналы эфирында белдерде. Кырым югары шурасының Русиягә керү карарын "акылсызлар" кабул итте, ди Чубаров.

Кырым татарлары автономиянең яңа хакимиятен танымый.

дәвам

XS
SM
MD
LG