Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

19:41 7.3.2014
ATR КАНАЛЫНА ҺӨҖҮМ БАРА

Бу хакта Азатлыкка кырымтатар телевидениесенең креатив мөдире Айдер Мурадосилов белдерде. Кичә канал хәбәрчесенә буяу (зеленка) сибелде. Бүген аларның интернетын өзгәннәр.

Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов АТР каналының ябылуына каршы булуын белдергән иде.
17:39 7.3.2014
ЭРДОГАН КЫРЫМТАТАРЛАРЫН ЯКЛАП ЧЫКТЫ--

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган кырымтатарларына теләктәшлек белдерде. Җирле сайлаулар алдыннан Искешәһәрдә чыгыш ясаган Эрдоган,"бүгенгә кадәр кырымтатарларын ялгыз калдырмаган идек, хәзер дә ялгыз калдырмаячакбыз", дип белдерде.

17:16 7.3.2014
"ПУТИННЫҢ КЫРЫМДАГЫ РУС ХӘРБИЛӘРЕ ТУРЫНДА ЯЛГАНЫ" (ВИДЕО)--

Борис Немцов тәкъдим итә: "Путинның Кырымдагы рус хәрбиләре турында ялганы". Парнас партиясе һәм "Солидарность" хәрәкәте видеосы.

16:16 7.3.2014
ТУРЧИНОВ КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫН ТУКТАТУ ТУРЫНДА КАРАР ЧЫГАРДЫ

Украина президенты вазифасын башкаручы Александр Турчинов Кырым референдумын туктату турында карар чыгарды. Карар бүген президент вазифасын башкаручының сәхифәсендә дөнья күрде.
15:07 7.3.2014

RUSSIA TODAY КЫРЫМНЫ РУСИЯГӘ "КУШКАН"

Мәскәү Кремленең RT (Russia Today) каналы Русия харитасын күрсәткәндә Кырым ярымутравын аңа кушып (бер төстә) күрсәтте.
15:03 7.3.2014
ЧУБАРОВ ҺӘМ АБЛАЕВ МӘЧЕТТӘН МӨРӘҖӘГАТЬ ИТТЕ

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров һәм мөфти Әмирали Аблаев җомгада Акмәчеттәге баш мәчеттән кырымтатар халкына мөрәҗәгать итеп, "урамнарда дошманнар, чит ил хәрбиләре йөргәндә" бердәмлекне сакларга, ил бөтенлеген саклар өчен барысын да эшләргә тырышырга чакырды.

14:30 7.3.2014
РБК агентлыгы Кырым референдумының бюллетенен күрсәтә
14:22 7.3.2014
КЫРЫМДА ЖУРНАЛИСТЛАРГА ЧИРАТТАГЫ ҺӨҖҮМ (ВИДЕО)

Акмәчеттә битлек кигән билгесез кешеләр чит ил журналистларының матбугат үзәгенә һөҗүм итте. Кораллы һөҗүмчеләр APTN агентлыгының техник җиһазларын алып чыгып киткән.

Чыкканда моны видеога төшереп торган Болгарстан журналистына һөҗүм итеп, аның башына пистолет терәп, камерасын талап алганнар.

дәвам

XS
SM
MD
LG