Кырымтатар авыллары Русия гамәлләренә протест белдерде
Кырымның кырымтатарлар күпләп яшәгән өлешләрендә 16 мартта узачак референдумга, Русия гаскәрләренең Кырымга басып керүенә, сугышка протест чаралары узды. Акмәчет читендәге Мамак авылыннан юл буенда протест белдерергә ике меңләп кеше чыкты. Референдумга Русиягә кушылу яки 1992 елгы конституцияне кайтарып Украинада калу турында сораулар чыгарыла. Кырымтатарлар бу референдум канунсыз оештырыла дип аңа бойкот игълан итте.
мультимедиа
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте
-
август 21, 2024
Татарстан һәм татарлар: 1989 ел
-
август 09, 2024
"Путин хакимияттән китә алмый"
-
август 08, 2024
Җырчы Зөлфия Камалова яман шешкә каршы көрәшә
-
август 06, 2024
Алсу Кормашның иреккә чыкканнан соң беренче интервьюсы