Оешманың 12 июньдә чыгарылган хисабы элекке Советлар Берлегендә булган, Балкандагы һәм Үзәк Европагы 29 илдә демократиянең хәлен тикшерү нигезендә әзерләнгән.
"Күчеш чоры дәүләтләре 2014: Евразиянең демократиядән аерылуы" дип аталган хисапта соңгы бер елда Русиянең бу төбәкне "репрессияләрнең яңа, борчулы дәрәҗәсенә" җиткерүе турында языла. Бу документны әзерләү эшен җитәкләгән Сыльвана Һабданк-Колачковска Азатлыкка Русиядә демократиянең бу документны әзерләгәндә исәпкә алынган төп күрсәткечләре түбән тәгәрәде, һәм бу үзгәрешләр демократиядән кирегә таба борылуга да төрле яклап этәргеч ясый, диде.
Хисапта соңгы 10 елда төбәктә дәвам иткән күренешнең 2013 елда да тукталмавы, уртача демократия күрсәткечләренең түбән тәгәрәве турында язылган. 16 илдә демократия кимегән, биш илдә яхшырган, сигез илдә үзгәрешсез калган.
Бар төбәктә коррупция арткан. Үзәк Европаның Европа Берлегендәге ун иленең бишесендә түбән тәгәрәү күзәтелгән.
Элек Советлар Берлегендә булган, Европа Берлегенә кушылмаган 12 илдә соңгы ун ел дәвамында демократиянең кисәк кими баруы күзәтелә. Шулай итеп, төбәк халкының 80 проценты диярлек, хисапта язылганча, "тотрыклы авторитар хакимият" астында яши.
Шулар арасында Русия, Таҗикстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Беларус, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан аерым атала.
Freedom House язуынча, Русиядә, Азәрбайҗанда һәм Казакъстанда сивиль җәмгыять өчен шартлар тагын да начарайган.
Хисапта Кремльнең "актив рәвештә репрессияләрне көчәйтү сәясәте алып баруы", ЛГБТ вәкилләрен, сивиль җәмгыятьне эзәрлекләүче кануннар чыгаруы һәм куллануы, дәүләтнең медианы һәм интернетны тагын да ныграк контрольгә алуы әйтелә.
Русия, шулай ук, барлык Евразия төбәгендә ирекле институтлардан баш тарту сәясәтенә рухландыручы булган.
Русиядә беренче булып кабул ителгән һомосексуалларга каршы, хөкүмәттән тыш оешмаларның читтән финанслануына каршы кануннар кебек чаралар башка кайбер илләрдә дә фикер алышуларга китергән, тәкъдим ителгән яки хәтта кулланылышка кергән. Шундый илләр рәтендә Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Грузия, Казакъстан, Молдова, Төрекмәнстан, Украина, һәм хәтта Европа Берлеге әгъзасы булган Латвия дә атала.
Казакъстанда "дини эшчәнлек турындагы болай да кырыс канунның киң күләмдә башбаштаклык белән кулланылуы" аркасында 2013 елда инде рәттән дүртенче ел түбән тәгәрәү теркәлгән.
Нәтиҗәдә, Һабданк-Колачковска әйтүенчә, 2013 елда Казакъстанда "бик күп кешеләр кулга алынган, аларга каршы гаепләүләр белдерелгән, тентүләр үткәрелгән, дини материаллар конфискацияләнгән.
Һабданк-Колачковска әйтүенчә, Азәрбайҗанда 2013 елның көзендәге президент сайлау кампаниясе барышында хөкүмәтнең сивиль җәмгыять активистларын, сәяси көндәшләрне һәм медианы эзәрлекләве аеруча көчәйгән.
Үзбәкстан белән Төрекмәнстан җиде дәрәҗәдә билгели торган үлчәү белән караганда иң начар дәрәҗәне алган.
Шул ук вакытта аларга күрше Кыргызстанда һәм Украинада сивиль җәмгыятьнең көчәюе күзәтелгән, аларның рейтингы яхшырган.
Элекке совет республикаларыннан бары тик Кыргызстан һәм Грузиянең генә рейтинглары рәттән берничә ел дәвамында яхшыра бара. Моның төп сәбәбе -- 2012 һәм 1013 елгы иреклерәк һәм гаделрәк сайлаулар нәтиҗәсендә ул илләрдә плюрализмның артуы.