Элекке совет республикалары (Балтыйк илләре алар арасында түгел) бүгенге дөньяда иң репрессив илләргә әверелеп бара. Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче “Freedom House”ның еллык хисабында шундый нәтиҗә ясала. Хисапта 195 илдә 2012 елдагы кеше хокуклары һәм сәяси иреклекләргә бәя бирелә.
Оешманың тикшеренүләр бүлеге вице-президенты Арк Паддингтон Азатлык радиосына “Без Евразиядә бигрәк тә сәяси хокуклар күрсәткечләренең дөньядагы иң начар дәрәҗәдә булуын ачыкладык. Ул хәтта Якын Көнчыгыштагыдан да яманрак хәлдә һәм бу яңа бер күренеш”, дип белдерде.
Хисапта язылуынча, “Русиядә "тимер йодрык"ның кире хакимияткә кайтуы” барлык бу төбәккә тәэсир итә. Владимир Путин протест чараларын чикләве, сивиль җәмгыять эшчәнлеген кысуы, матбугат иреген киметүе белән былтыр “ачык җәмгыятьләр кыйммәтләренә хөрмәтсезлек күрсәтте” диелә бу документта.
Анда Мәскәүнең былтыр АКШның Халыкара тәрәккыят идарәсе эшчәнлеген тыюы һәм Русиядән чыгарып җибәрүе әйтелә һәм АКШ президенты Барак Обама тиешле җавап бирә алмады дип тәнкыйтьләнә.
Украинаның рейтингы да инде рәттән икенче ел төшә бара. Моның төп сәбәбе буларак оппозиция җитәкчеләренә карата сәяси эзәрлекләүләр, аларны төрмәләргә ябулар атала.
Беларус, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан исә Freedom House исемлегенең иң төбендәге Сүрия, Сомали, Төньяк Корея кебек илләрдән бик аз гына югарыдарак урнашкан.
Паддингтон Азатлык радиосына: “Евразия төбәгендә яктырак урыннар – бераз яхшырган Грузия, бераз яхшырган Әрмәнстан һәм Молдова гына. Алардан башка Евразия ирексез илләрдән торган бик зур диңгезгә охшый”, дип белдерде. Хисапта моның төп сәбәбе буларак Русиядәге тискәре үзгәрешләр атала.
Гомумән алганда, дөньяда инде җиденче ел рәттән иреклекләр кими бара. 2012 елда 16 илдә иреклекләр артса, 28-ендә кимегән.
Хисапта зур игътибар бирелгән икенче төбәк – мөселманнар яшәгән Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка. Биредә иреклекләрне арттыручы зур адымнар ясалуы әйтелә. Гарәп язын башлап җибәргән Тунисның инкыйлаб казанышларын саклап калуы һәм ныгытуы, Либиянең “ирексезләр” исемлегеннән “өлешчә иреклеләр” исемлегенә күчүе әйтелә. “Берничә ел элек кенә моны күз алдына да китереп булмый иде”, ди Паддингтон.
Шул ук вакытта “Freedom House” бу казанышларга “хөкүмәтнең каршылыгыннан, иминлек көчләреннән, хакимияттәге гаиләләрдән һәм дингә нигезләнүче сәяси фиркаләрдән куркыныч яный”, дип белдерә. Мисырдагы “Мөселман кардәшлеге”нең инкыйлаб казанышларына каршы килүче гамәлләре, Фарсы култыгы илләрендә иреклекләрнең кими баруы бу борчылуларга сәбәп.
Freedom House мөселманнарның мөселманнарны үтерүе арта баруга да зур борчылу белдерә. Бу күренеш Пакстанда “коточкыч дәрәҗәгә җитте”, диелә.
Freedom House дөнья халкының 43 проценты “ирекле” җәмгыятьләрдә, 23 проценты “өлешчә ирекле” җәмгыятьләрдә һәм 34 проценты “ирексез” җәмгыятьләрдә яши диелә. Русия “ирексез” илләр төркемендә.