Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Франциянең "Мистраль" корабларын Русиягә сатуга каршы


Франциянең "Мистраль" көймәсе Тунис ярларында
Франциянең "Мистраль" көймәсе Тунис ярларында

Төркиянең кырымтатар җәмгыятьләре берлеге Русиягә заманча хәрби кораблар сатуга протест белдереп 13-14 дөньяда үтәчәк "No Mistrals for Putin" исемле чарага чыгарга чакыра.

14 июл көнне дөняның берничә илендә Франциянең Русиягә Мистраль хәрби корабларын сатуына протест белдереп “No mistral for Putin” шигаре белән урам җыеннары үтәчәк.

Җыеннарның ул корабларны җитештерүче Франциядә, шулай ук Киевта, Ирландия башкаласы Дублин, Чехия башкаласы Прага, АКШның Вашингтон һәм Нью Йорк, Канаданың Торонто, Монреаль һәм Оттава шәһәрләрендә, Словакия башкаласы Братиславада, Грузия башкаласы Тифлистә, Австрия башкаласы Венада үтәчәге расланды. Көн саен бу чарага кушылырга теләгән илләр һәм шәһәрләр саны арта.

Истанбул кырымтатар мәдәнияте һәм ярдәм җәмгыяте дә Төркиядә яшәүче кырымтатарларны бу чарага кушылырга чакырды.

"Мистраль кораблары Русиягә сатылса, Төркиянең бугазлардан Русия көймәләрен уздыруны тыюын таләп итәчәкбез", диелгән әлеге белдерүдә.

Төркия кырымтатар җәмгыятьләре аеруча Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның Кырымга кертелмәвенә ризасызлык белдерә.

Төркия кырымтатарлары "Мистраль" өчен Босфорны ябу белән яный
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00
йөкләү

Урам җыеннарына чакырулар социаль челтәрләрдә таратыла.

Анда Франция хөкүмәтен француз инкыйлабы принципларына хыянәт итмичә Украина халкын һәм андагы мәйданда торучыларны якларга чакырганнар.

Киевта узачак чарага чакыру
Киевта узачак чарага чакыру

Җыенга барырга теләүчеләр өчен дресс-код билгеләнгән. Хатын-кызларның кара күлмәк, кып-кызыл иннек сөртеп килүләре, ирләрнең кара киемнән булулары киңәш ителә.

Канаданың Оттава шәһәрендә бу урам җыены 13 июльдә үтәчәк. Анда килүчеләрне No Mistral for Putin дигән торт һәм аккордеонда башкаруда француз һәм украин көйләре көтә.

Франция Русия белән боралак ташучы "Мистраль" корабы турында соңгы сүзен, алдан планлаштырылганча, октябрь аенда гына әйтәчәген белдерде.

Франция һәм тагын берничә илдә узачак чараларга чакыру
Франция һәм тагын берничә илдә узачак чараларга чакыру

АКШ һәм берничә Европа дәүләте Русиягә бу хәрби технологияне сатмауны таләп итеп Франциягә басым ясый. Франция тышкы эшләр министрлыгындагы чыганаклар исә "Парижның позициясе үзгәрми", дип белдерде.

2011 елда Франциянең 1,64 миллиард долларлык килешүне кабул итү өчен күп тырышлык куйган элекке президенты Николя Саркози аның "салкын сугышның" тәмамлануын күрсәтүче мөһим бер фактор булуын белдергән иде. Франциядә моның өчен 1000 эш урыны булдырылды.

Боралак йөртүче хәрби корабларның беренчесе, "Владивосток" исемлесе, Русиягә 2014 елның октябрендә, "Севастополь" исемле икенчесе 2016 елда китерелергә тиеш. Июньдә Русиянең 400ләп хәрби диңгезчесе "Мистраль" җиһазларын өйрәнү өчен Франциягә килде.

Русия диңгезчеләре Франциягә хәрби күнегүләргә килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Бер кораб үзендә 16 боралак йөртә ала.

XS
SM
MD
LG