Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес бинасыннан Украина әләмен алып ташлаганнар


Мәҗлес бинасы (архив фотосы)
Мәҗлес бинасы (архив фотосы)

Узган төндә Акмәчеттә Мәҗлес бинасыннан Украина әләмен алып ташлаганнар. "Кырым" фонды башлыгы моны "алдан әзерләнгән чара" дип атады.

Дүшәмбегә каршы төндә Акмәчеттәге Мәҗлес бинасына һөҗүм ителде, дип сөйләде "Кырым" вакыфы башлыгы Риза Шевкиев. Кырымтатар мәҗлесе бинасы – "Кырым" фонды милке санала.

3.15тә бина янына битлек кигән өч кеше килеп, кулында корал булган берсе һәм икенчесе ишекне терәп куйган, өченчесе түбәгә менеп андагы Украина әләмен алып ташлаган.

"Кырым" вакыфы башлыгы, Мәҗлес әгъзасы Риза Шевкиев
"Кырым" вакыфы башлыгы, Мәҗлес әгъзасы Риза Шевкиев

​"Бу өч кеше әләмне җирдән алган да тиз генә китеп тә барган. Боларны алар ике минут эчендә эшләгән, димәк бу алдан әзерләнгән чара булган", дип сөйләде Шевкиев Крым.Реалии сәхифәсенә.

Аларның бу гамәлен видеокамералар яздырып алган, язма полициягә тапшырылган.

1 сентябрьгә каршы төндә Акмәчеттә билгесез кешеләр Кырымтатар Мәҗлесе бинасына оятсыз язулар язганнар һәм рәсемнәр төшергәннәр иде.

Мәҗлес бинасы мәсхәрә ителгән
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Апрель аенда ук Мәҗлескә Украина әләмен алуны таләп итеп килгән полиция Фонд җитәкчелеген "Украина әләме аркасында провокация һәм һөҗүмнәр булырга мөмкин", дип кисәткән булган. Риза Шевкиев сүзләренә караганда, Кырым Украинаныкы булганда Русия әләмнәре эленгәндә бернинди һөҗүм һәм полиция тентүләре булмаган.

Мәҗлес әгъзасы Шевкиев, "Кырым" фонды Украинаның иҗтимагый оешмасы булганга аның үз түбәсендә Украина әләмен тотарга хокукы бар, дип саный.

XS
SM
MD
LG