Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай төркиләре "Газпром"ны җирле халык таләпләрен истә тотарга чакыра


Алтайда туй йоласы
Алтайда туй йоласы

Алтай төркиләре “Газром”га хат юллаган. Алар Кытайга газүткәргече Алтай аркылы булдырылган очракта, асаба халыкларның мәнфәгатьләре истә тотылырга тиеш дип саный.

Алтайдагы “Кин Алтай” (“Алтай кендеге”) төркиләр үзәге җитәкчесе Акай Кине “Газпром” ширкәте җитәкчесе Алексей Миллерга хат юллаган. Ул анда Кытайга газ торбасының кайсы юлдан төзеләчәге турында мәгълүмат бирүне сорый.

Кытайга “көнбатыш юл” буйлап газ җиткерәчәк “Алтай” торбасы төзелеше узган елның языннан бирле туңдырылган дип саналган иде, чөнки әлеге проектка күп кенә экологлар, җәмәгать эшлеклеләре каршы чыкты, әмма 1 сентябрьдә “Себер көче” дип аталган газны Кытайга “көнчыгыш юл” аркылы җибәрү торба үткәргече төзелешен башлау тантанасында кабат бу мәсьәлә калкып чыкты һәм Кытай түрәсенең Көнбатыш Себердәге газ запаслары турындагы сүзләренә карата Миллер “Газпром”ның бу газны җибәрү турында Кытай белән килешүне инде ноябрьдә үк имзаларга әзер булуын әйтте. Шул ук вакытта газ торбасының нинди юлдан төзеләчәге бәян ителмәде.

Акай Кине Азатлыкка әйтүенчә, алар өчен аны белү бик мөһим.

“Казакъстан аркылы булырмы, Монголия аркылымы. Алтай аркылы була икән җирле халыкның фикере истә тотылырга тиеш. Бу бит җирлекне киңәйтү булачак, ягъни монда инде яңа белгечләр киләчәк дигән сүз. Ассимиляция булачак.

АКШта бит асаба халыклар яшәгән җирләргә ширкәтләр зур проектлар белән кергәндә алар белән турыдан-туры килешүләр булдыра. Мин мисал өчен Колумбиядә булдым, андагы асаба халык җирле хакимият белән сөйләшүләр уздыра һәм аларның таләпләре үтәлә. Бездә Русиядә әлегә мондый традиция юк. Җирле халыклар белән диалог юк”, ди ул.

Кине сүзләренчә, торба төзелеше турында сүз чыккач, җәмәгать тыңлаулары булган һәм шуның белән шул.

“Ниндидер килешү булмады. Шуңа күрә Себердә ханты-мансилар белән һәм башка асаба азсанлы халыклар нидер исбатларга тырыша, әмма зур ширкәтләр “безнең сезнең белән андый килешү юк”, дип җавап кайтара. Алар бит бу халыклар электән саклап килгән җирле байлыкларны куллана”, ди ул.

Акай Кине
Акай Кине

Кине әйтүенчә, алар төзелешкә каршы түгел, әмма барысын да сөйләшеп эшләргә кирәк дип саный.

“Безнең изге урыннарга тимәсеннәр иде. Без килеп туган хәлдән чыгып, Русия, “Газпром”ның проектларына каршы килмибез, әмма турыдан-туры диалог кирәк. Бу ширкәтләр белән арадашчылар булып нигездә Гринпис һәм башка "яшел оешмалар" чыга. Алар үзләренә шул юл белән акча эшлиләр. Мин моны Мәскәүдә күзәттем. Ниндидер проектлар ясыйлар да һәм бу сатулашуга кайтып кала. Сатулашу инде безнең хисапка бара булып чыга.

Һәр проектны асаба гына түгел, ә барлык җирле халык файдасыннан чыгып карарга кирәк.

Газүткәргеч безнең изге урыныбыз булган Укок аркылы төзелә. Ул табигать һәйкәле санала һәм аңа мөмкин кадәр азрак зыян китерәсе иде. “Сез ни әйтсәгез дә без барыбер төзиячәкбез” дип кырыс белдерүләр булуы да ихтимал.

Алтай һәм төрки халыкларның традицияләрен торгызу белән шөгыльләнгән “Кин Алтай” үзәге асаба халыкларны саклап калу һәм үстерү өлкәсендә төрле чаралар алып барырга тырыша.

“Күп очракта Алтай дигәндә аның матур табигате, таулары күз алдына килә, ә анда кемнәрнең яшәве белән кызыксынмыйлар.

Укок бик күп борынгы каберлекләр, тарихи һәйкәлләр саклана торган урын. Анда Алтай һәм Евразиядә яшәгән халыклар белән бәйле истәлекләр саклана. Ясалма туңдырылган курганнар бик күп. Хәзер Укок өчен генә түгел, ә гомумән Алтай өчен көрәш бара. Вәхшиләрчә уздырылган казу эшләрен туктатасы иде.

“Безне бигрәк тә Кытай белән туры юл төзү борчый. Техник юл киләчәктә магистраль юлга әйләнергә мөмкин. Шуңа без сакланып калу, үсеш алу өчен дөрес карарга килергә кирәк дип саныйбыз.”, ди ул.

Акай Кине “Газпром” җавабы булмый торып, киләчәк хәрәкәт итү юллары турында уйламый.

“21нче гасырда бер-беребезне аңларбыз дип өметләнәм”, ди ул.

XS
SM
MD
LG