Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар ике егетнең алып кителүенә протест белдерә


27 сентябрьдә Кырымдагы Сары-су бистәсеннән билгесез кешеләр алып киткән ике кырымтатар егетенең язмышы әле дә билгесез. Кырымтатарлар 29 сентябрьдә Сары-суга җыела.

27 сентябрьдә Кырымдагы Сары-су бистәсеннән билгесез кешеләр алып киткән ике кырымтатар егетенең язмышы әле дә билгесез. Бу турыда Азатлыкка алып кителгәннәрнең берсенең атасы Абдурешит Джеппаров белдерде.

Югалганнарның икесе дә Сары-су егетләре.

28 сентябрьдә Судак, Акмәчет, Карасубазар һәм башка авыл-шәһәрләрдән кырымтатарлар Джаппаровлар өенә җыелды һәм 29 сентябрьдә сәгать унбердә биредә күпләп җыелып Кырым "башлыгы" Сергей Аксеновтан кырымтатарларга карата репрессияләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк дип сорауга җавап таләп итәргә дип килеште.

"Кешеләр Аксеновтан кырымтатарларга карата репрессияләр турында барлык сорауларга җавап алынганчыга кадәр көн саен җыелырга дип килеште. Минем йорт янында җыелырга килештек, чөнки башка берәр җәмәгать урынында тыелган очракта без теләктәшлек белдерергә килүчеләрне куркыныч хәлгә куярга мөмкинбез. Бәлагә тарыганнарның йортына килеп аларга ярдәм итү безнең йолаларга да туры килә", диде Джеппаров.

Ул шулай ук билгесез кешеләрнең егетләрне Акмәчет-Карасубазар юлында Карасубазарга терәлеп урнашкан Сары-су бистәсендә машина кирәк-яраклары кибете яныннан алып киткәнлеген белдерде. Бу хәлне шунда яшәүче берәү күреп калган. Аны куркыныч хәлгә куймау өчен кем булуы әйтелми.

Джеппаров әйтүенчә, полиция дә, ФСБ да бу эшкә катнашы булуын танымый.

Март аенда Русиянең Кырымны аннексияләвенә протест белдергән 38 яшьлек кырымтатар Решат Аметовны да Акмәчеттән көч белән алып киткән иделәр. Кыйнап үтерелгән Решатның мәете берничә көн узгач табылды.

XS
SM
MD
LG