Accessibility links

"Эхо Москвы" мисалында журналистларны "тәрбиялиләр"


Мәскәүдә сүз иреген яклау җыены, 22 ноябрь
Мәскәүдә сүз иреген яклау җыены, 22 ноябрь

"Газпром медиа" өчен эшләгән барлык журналистлар өчен социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре булачак. Проектны журналистлар "ЭхоКомНадзор" дип атады.

Ноябрь башында "Эхо Москвы" радиосы тапшыруларын алып баручы Александр Плющевның Twitterда язган сүзләре өчен аның эшеннән алынуы тирәсендә туган шау-шудан соң "Газпром-Медиа"ның мөдирләр шурасы утырышында аны гыйнвар аена кадәр эфирдан читләштереп торырга, әмма эштән кумаска дип килешенде.

Кремль администрациясе җитәкчесе Сергей Ивановның 37 яшьлек улы Александр Иванов Гарәп әмирлекләрендә ял иткәндә һәлак булгач, "Эхо Москвы" радиосы тапшыруларын алып баручы Александр Плющев Twitterда мондый сорау куйган иде.

Плющевның эштән алынмау шарты итеп "Газпром-Медиа" карамагында булган барлык мәгълүмат чараларында эшләүчеләр өчен социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре булдыру турында да карар кабул ителгән.

"Эхо Москвы" баш мөхаррире Алексей Венедиктовның урынбасары Леся Рябцева бу кагыйдәләрне әзерләү өчен җаваплы кеше итеп билгеләнгән.

Леся Рябцева
Леся Рябцева

"Журналистлар өчен соцчелтәрләрдә аралашу кагыйдәләре ел азагына кадәр әзер булырга тиеш. Мин үземнең бөтен эшемне ташлап хәзер шуңа тотынам дигән сүз. Барлык журналистлар өчен бердәм кагыйдәләр булачак. Радио өченме, һолдинг, ил өченме – анысы мөһим түгел. Сүз иреген саклау мөһим, вакыт бик аз", дип язган ул үзенең "Краем уха" исемле блогында.

Рябцевага бу сүзләре өчен ачу белдерүчеләр күп булды. Ул мәгълүмат иреген чикләве өчен тәнкыйтькә дучар булган "Блоггерлар турында" канунны әзерләүгә дә катнашкан булган. Канун 1 августта гамәлгә керде. Аның нигезендә көненә өч меңнән артык укучысы булган блоглар Роскомнадзор оешмасында теркәлергә тиеш.

"Социаль челтәрләр кодексын әзерләү төркеменә дусларымны чакырдым, шулай ук анда "Эхо" хезмәткәрләреннән тыш "Газпром-Медиа" юристлары булачак", диде Рябцева.

Леся Рябцева яңа кодекс турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:23 0:00
йөкләү

Леся Рябцева Азатлыкка әңгәмәдә үзенә карата язылган ачулы сүзләргә җавап итеп, "алар минем сүзләрдә үзләре күрергә теләгәнне күргән", диде.

"Мин сүз иреген яклап язган идем. Сүземне башкача борып чыгарырлар дип уйламадым да. Алар "сүз иреге" турында укымыйча "Блоггерлар турындагы канунны" гына күргән. Чикләүләр булачак дип аңлаган. Чынбарлыкта бу алай түгел, ләкин берни эшли алмыйм мин", диде Рябцева.

Аның кагыйдәләр "радио, һолдинг, ил өчен булачак" дигән сүзләре Русиядә мәгълүмат ирегенә чираттагы һөҗүм дип бәяләнде. Рябцева ул кагыйдәләр "Газпром Медиа" мәгълүмат чаралары өчен, әмма теләгән һәр журналист аларны үти ала, диде.

XS
SM
MD
LG