Сергей Колесников белән Азатлык хәбәрчесе чит илдә очрашкан. Аның исеме җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 2011 елда билгеле булды. Колесников Геленджик янында "Путин сарае" дип аталган нык сакланган бер корылма турындагы мәгълүматне дөньяга чыгарган иде. Сарайның кереше Петербурдагы Кышкы сарайны хәтерләтә. Матбугат вәкиле Дмитрий Песков "бу корылмага Путинның катнашы юк" дип белдерде.
Лондонда "Путинга трибунал" оештырыла дигән хәбәрләр чыкты. Аның эшенә Русиядән качкан эшкуарлар Виталий Архангельский, Валерий Морозов, Сергей Колесников һәм башкалар катнаша диелде, әмма "трибунал" төзелмәде. Колесников коррупцияне тикшерүдән баш тартты, әмма Владимир Путин дусларының бизнеслары турында документлар урташтыручы сайт белән хезмәттәшлекне дәвам итте. Колесников көнбатышта Путин турындагы берничә фильмда төште.
Кайсы илдә яшәвен әйтмәүне сораган эшкуар Азатлык хәбәрчесенә үз тикшерүләрен схемага салып аңлатты. Аңа караганда, Роман Абрамович һәм Алексей Мордашов 1990 елда Петербур шәһәр идарәсенең тышкы мөнәсәбәтләр комитеты оештырган "Петромед" ширкәтенә акча биреп торган. 2000 елларда "Петромед" Петербур, Пермь, Төмән һәм Череповецта операцияләр өчен Көнбатыштан җиһазлар ала торган булган. Колесников сүзләренә караганда, ул акчаның бер өлешен Путин дуслары Николай Шамалов һәм элек махсус хезмәттә булган Дмитрий Горелов "Россия" банкы акцияләрен алуга, тагын бер өлешен Лихтенштейн һәм Швейцариядә теркәлгән ширкәтләр аша "Путин сараен" салуга тоткан. Ул корылманың хуҗасы әле дә билгесез.
1990 елларда Колесников атна саен Владимир Путин белән Петербур мэриясендә очрашкан булган. Соңгы тапкыр Путин белән очрашу 2008 елда булды дип искә ала Колесников. "Сарай" төзелешен ул җитәкләгән.
2011 елда Путин дуслары Колесниковны рәнҗеткәннәр. Аңа "син Михаил Иванович (бизнес партнерлар Путинны шулай атаган) кушканны гына эшләргә тиеш" дигәннәр. Шуннан соң Колесников журналистлар алдына чыгып белгәннәрен сөйләп биргән.
Бүгенге көндә Колесников Путинга яшәп калыр өчен яңа сугыш кирәк дип саный.
"Путин гомерлек президент статусын теләмәвен әйтсә дә, тупланган бу көч һәм байлыкның башкаларга китүе аның тирәсендә җыелучылар өчен үлемгә тиң. Байлык китсә, җинаятьләре фаш ителәчәк. Байлык җиткән, хәзер бу авыр хәлдән чыгу юлларын эзли алар. Хәзер алар үзләрен саклап калу турында гына уйлый", ди Колесников.
Русиянең Украинада алып барган кампаниясе дә патриотизмнан бигрәк коточкыч коррупцияне яшерү тырышлыгы була ала, ди эшкуар.
"Ике ел элек Европа уртасында сугыш чыгар, йөзләгән кеше һәлак булыр дигән сүзләргә кем ышаныр иде? Бүген ул чынбарлык. Русия җитәкчелегенә, тагын да күбрәк куркуга сабышса, атом коралын куллану ихтималы да чыгарга мөмкин. Булмас димә", дип белдерде Сергей Колесников.