17 гыйнварда "Яблоко" фиркасенең җирле бүлекчәсе каршылык чарасы уздырды. Ул Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Пикетта башкорт яшьләренең "Күк бүре", "Ак тамыр" кебек оешмалары вәкилләре дә бар иде. Чарада алтмышлап кеше катнашты.
Кулларда: "Сәяси тоткыннарга – ирек!", "Сүз, сайлаулар һәм җыеннар иреге өчен!", "Русия һәм Башкортстан Конституцияләре – төп канун. Хакимият – аларны үтә!", "Үз Конституциягезне яклагыз!" кебек шигарләрне күрергә була иде.
Пикет башлану белән мәйданга түшләренә Георгий тасмалары, "Новороссия" билгеләре таккан бер төркем килеп кушылды. Чараны оештыручылар полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, аларның җәнҗал оештыру ихтималлыгын әйтеп, аларны катнаштырмауны таләп итте. Шуннан полиция әлеге төркем вәкилләренә читтә күзәтеп торырга гына рөхсәт итте. Нәтиҗәдә, ниндидер каршылыклар булмады. Әлеге төркем турында Азатлыкка "Яблоко" активисты Эдуард Поляков шуларны сөйләде:
"Болар "Милли азатлык хәрәкәте" дип аталучылар. Алар барлык Русия буенча эш алып баралар. Хакимияткә каршы узган чараларда җәнҗал чыгаралар, чыгыш ясаучыларны күзәтеп кайтып, йортлары янында тукмап китәләр, каршылык чараларында полиция хезмәткәрләренә ошамаган кешеләрне машиналарга утыртып алып китәргә ярдәм итәләр. Самарада, Красноярскида алар үзләрен шулай күрсәтте. Инде монда да чараны бозарга килгәннәр. Безнең полициягә мөрәҗәгать итеп, чараны видеога төшерүебез, журналистлар катнашуы сәбәпле генә алар каршылыкка керми түзеп тора", диде Поляков.
Пикетта иң төп чыгышларның берсен "Яблоко" фиркасе бүлекчәсе рәисе вазифасын үтәүче Виктор Золотарев ясады: "Без бүген бирегә Конституцияне яклап чыктык. Конституциядәге кеше хокукларын яклау, сайлау иреге кебек маддәләрнең бозылуы безне каршылык чарасына чыгарга мәҗбүр итте. Мин үзем узган елда Уфа хакимияте шурасына сайлауларга үз намзәтемне куйдым, ләкин мине теркәмәделәр. Мәхкәмә мине теркәтмәү өчен сәбәпләр юк дип тапса да, сайлауга үткәрмәделәр. "Яблоко"дан тагын биш кеше минем язмышка дучар булды. Бу халыкның Конституциядә каралган сайлану хокукы үтәлмәве турында сөйли.
Тагын бер мисал. Парламентта елына бер тапкыр безнең чыгышларны да тыңлау мөмкинчелеге тудырылырга тиеш. Мин шул кануни мөмкинчелектән файдаланып, узган ел ахырында парламентның XV утырышында катнаштым. Ләкин миңа сүз бирмәделәр, микрофонга чыгып, фикерләремне әйтә башлау белән микрофонны өзеп куйдылар. Ул утырышта ике сәгать вакыт эчендә 52 мәсьәлә каралды. Шул исәптән 40 канунга тавыш бирделәр. Бер мәсьәләгә якынча ике минут вакыт китте. Мәсьәлә куелып, аның турында якынча таныштырулары белән бертавыштан кул күтәрделәр. Тавыш бирү шулкадәр тиз үтте ки, хәтта утырышта катнашкан 106 депутатның 104е тавыш бирергә өлгерә, икесе өлгерми кала. Мин депутатларның барысының да бертавыштан кул күтәрүләренә, исем өчен генә утырышлар уздыруларына инандым," дип чыгыш ясады Золотарев.
Хокук яклачы Радик Рәхмәтуллин: "Мин бүгенге хакимиятне караклыкта гаеплим. Алар минем сайлау хокукларымны, сүз иреген һәм ил байлыгын урладылар. Мин үзем берничә сайлауда күзәтүче булып утырдым. Сайлау вакыты чыгар алдыннан мине һәрчак чыгарып җибәрделәр һәм ике-өч тапкырга арттырып кирәкле кешеләр өчен тавышлар өстәделәр. Навальный “Бердәм Русия”не караклар фиркасе дип атавы белән тарихка кереп калачак. “Новая газета” хәбәрчеләренең ничек эзәрлекләнүләрен күреп торабыз. Мин үзем ике ел прокурор, ун елга якын судья булып эшләдем, миңа ул эшчәнлегем өчен оят. Чөнки мин дә шул хакимият өчен эшләгәнмен.”
Пикетта “Кроношпан” төзелешенә каршы чыгышлар, каршылык чаралары уздыру өчен урын алуда проблемнар булуы турында сүзләр яңгырады.