Милли музейның сынлы сәнгать бүлеге җитәкчесе Наталья Фомина әйтүенчә, күргәзмәнең нәкъ менә Тукай музеенда ачылуы юкка түгел. Чөнки Ирина Колмогорцеваның әлеге шәхси күргәзмәсе дә "Казан һәм Тукай" дип аталды. Халык хозурына шагыйрь образын, аның әсәрләрен, Казанда Тукай исеме белән бәйле урыннарны тасвирлаган, төсле офорт белән ясалган эшләр тәкъдим ителде.
"Зур талант иясе Ирина Колмогорцева эшләренә җиңел юмор хас, һәрберсендә образларга карата ихлас, җылы мөнәсәбәт сизелә. Ирина Колмогорцевага сәнгать телендә формаларны гадиләштерү, төсләрне актив куллану хас. Әлеге үзенчәлек рәссамның халык иҗаты, балалар рәсем сәнгате белән мавыгуыннан килә", ди Наталья Фомина.
Русиянең атказанган рәссамы Григорий Эйдинов сүзләренчә, Ирина һәр көнне остаханәсендә үткәрә, һәрвакыт ниндидер иҗат эше белән мәшгуль. Миңа калса, ул – яшьләр өчен рәсем сәнгатендә генә түгел, тормышта да үрнәк булырлык кеше, ди Эйдинов.
"Милләте белән урыс булса да, рухы белән татар ул Ирина Константиновна. Татарстан җирлегенең күпмилләтле сыйфаты анда бу үзенчәлекне тәрбияләгәндер. Күргәзмәгә килүчеләр рәссамның бик матур эшләрен күрә ала. Моннан тыш, ул – без укыган дәреслекләрнең иллюстраторы да әле", диде билгеле рәссам Фәрит Вәлиуллин.
Ирина Колмогорцева 40 елдан артык Татарстан китап нәшриятында эшли, дистәләгән балалар китабына иллюстрацияләр ясаган. Күргәзмәдә шулай ук аның кулы белән бизәлгән, сурәтләнгән китаплар белән танышу мөмкинлеге дә тудырылган.
"Шундый сурәтләр, образлар бүләк иткән шәһәргә рәхмәт! Алар һаман да күңелемне дәртләндерә, яшәртә кебек. Казанда тарихилык сакланып калган, кешеләр дә, шул исәптән рәссамнар да, бу мирасны кадерләп, санлап торалар. Мин Казан шәһәрен хөрмәт итүче, аның тарихын истә тотучыларның берсе. Шәһәрнең данын сакларга ярдәм итү – һәрберебездән килә торган эш", ди Колмогорцева.
Ирина Колмогорцеваның "Казан һәм Тукай" күргәзмәсе, Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге исеменнән аның иҗатын Тукай премиясенә намзәтлеккә тәкъдим итү һәм аңа 85 яшь тулу уңаеннан оештырылган иде.