Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия бию ансамбле, "Аргамак" этно-рок группасы, Türkvizyon-да өченче урын алган "Заман" төркеме, балет артистлары, курайчы Марсель Сәетов, опера театры солисты Ямил Абдулманов, филармония солистлары Руслан Сәйфетдинов, Марсель Кутуев, Римма Амәнгилдина бу көннәрдә Кыргызстанда.
Мәдәни чараларны башкорт киносы көннәре башлап җибәрә. 3-6 мартларда Кыргызстанда Башкортстанда төшерелгән 14 фильм күрсәтелә.
"Әсә" ("Ана") фильмының премьерасы Уфада 24 февраль көнне генә булды. Бу фильм хәзер Уфа, Октябрьски, Стәрлетамак шәһәрләрендәге кинотеатрларда бара. Режиссер Айнур Әскәров аны "Сак-Сок" бәете нигезендә заманча тәрбияви темага республика президенты грантына Бөрьян районында төшерде. Без Кыргызстанга алданрак фильмнарны җибәргән идек, алар Бишкәктә кино көннәрен ачар өчен нәкъ "Әсә" фильмын сайлап алган", дип сөйләде Азатлыкка Башкортстан мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге җитәкчесе Әлфия Кулсарина.
3 март кичендә Карабалта шәһәрендә Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" спектакле күрсәтеләчәк. "Чыңгыз Айтматов һәм Мостай Кәрим дуслар булганнар, шуңа күрә без Мостай Кәрим әсәрен алып барырга ниятләдек. Икенчедән, милли яшьләр театры Мостай Кәрим исемен йөртә. Икенче әсәребез – Чыңгыз Айтматовныкы. "Пегий пёс, бегущий краем моря" әсәре үзебездә уйналмаган, аның премьерасы Кыргызстанда булачак", ди Кулсарина.
Башкортстаннар Кыргызстанга 54 рәссамның да эшен алып килде. Алар бу рәсемнәрне 4 мартта күргәзмә ачылганнан соң Кыргызстан сынлы сәнгать музеена бүләк итәчәк. "Бу тупланмага республикадагы 27 рәссамның эше кергән. Монда республика табигате дә, дөньяви фәлсәфәгә корылган графика әсәрләре дә бар. "Төрки дөнья аралашып торсын, башкорт халкының күңелен, нинди уйлар белән яшәүләрен белсеннәр өчен бүләк итәбез без аларны", ди Әлфия ханым.
4 март кичендә Кыргызстан дәүләт филармониясендә Башкортстан мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы узачак. Анда башкорт, татар җырлары, курай моңнары яңгыраячак һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль чыгыш ясаячак. Әлеге ансамбль әле яңа гына кыргыз биюен куйган һәм беренче тапкыр әлеге гала-концертта күрсәтәчәкләр. "Без Анатолий Кукубаевның "Күңелле егетләр" дигән көенең ноталарын Кыргызстанның милли оркестрына тапшырдык һәм алар бу көйне уйнаячак, ә безнең Марсель Кутуев белән Римма Амәнгилдина кыргыз телендә "Бишкәгем" дигән җырны башкарачак. Әлеге концертта "Манас" һәм "Урал батыр" эпосларына да игътибар булачак", диде Кулсарина.
Мәдәният көннәрендә Кыргызстан консерваториясен һәм Башкортстан сәнгать академиясен тәмамлаганнарның уртак концерты да каралган. Гаскәрев ансамбле Кант һәм Токмок калаларында да чыгыш ясый. Әлеге ансамбль моңа кадәр Кыргызстанда булмаган. 2000 еллар башында Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театрында куелган "Чыңгызханның соңгы төяге" дигән спектакль Бишкәктәге фестивальдә катнаша. Бу спектакльне кыргыз режиссеры Нурлан Абдыкадыйров Уфага килеп куйган була.
Кулсарина сүзләренчә, мәдәният көннәре вакытында мәдәният министрлыклары, Кыргызстан консерваториясе һәм Башкортстан сәнгать академиясе арасында хезмәттәшлек килешүләре имзаланачак. Кыргызстанга сәфәрне ул 8-10 июльдә Башкортстанда узачак ШОС саммитына әзерлек эшләре дә булып тора дип әйтте.
* * * *
Кыргызстан башкаласы Бишкәктә бу көннәрдә Русия һәм Кыргызстан сәүдә-сәнәгать пулатының уртак утырышы һәм бизнес-форумы үтә. Анда Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов та катнаша. 2 март көнне Рөстәм Миңнеханов Бишкәктә Кыргызстан татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.