Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан президентлары Кыргызстанда бизнес-форумда катнаша


Татарстан һәм Башкорстан президентлары Уфада, 2010 ел
Татарстан һәм Башкорстан президентлары Уфада, 2010 ел

Кыргызстан башкаласы Бишкәктә бу көннәрдә Русия һәм Кыргызстан сәүдә-сәнәгать пулатының уртак утырышы һәм бизнес-форум үтә. Анда Татарстан һәм Башкорстан президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов катнаша.

3-6 март көннәрендә Бишкәктә Башкорстан мәдәнияте көннәре үтә. Мостай Кәрим исемендәге Башкорт дәүләт яшьләр театры өч тамаша күрсәтәчәк, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт бию ансамбле Кыргызстан шәһәрләрендә өч чыгыш ясаячак. Моннан тыш Башкорстан киносы, сәнгать әсәрләре күргәзмәсе эшләячәк.

Татарстан ягыннан мәдәни программа каралмаган. Кыргызстан президентының хатыны (әтисе Татарстанның Сарман районыннан, әнисе Бөгелмәдән, үзе Кыргызстанның Ош шәһәрендә туган - ред.) Рәисә Атамбаева Азатлыкка Кыргызстан белән Татарстан араларының якынаюына шатлануын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG