Forbes Русиянең иң бай 200 эшмәкәр рейтингы хисабын бастырды. Ул бер елда 73 миллиард долларга кимегән, ә долларлы миллиардерларның гомум саны 88гә калган.
Иң бай 200 эшмәкәрнең кереме узган ел белән чагыштырганда 481 миллиард доллардан 408 миллиард долларга калган. 2014 елны долларлы миллиардерлар саны 111дән 88гә калган. Шул ук вакытта 37 кеше үз керемнәрен арттырган, ә 27се узган елгы керемнәрен саклап калган.
Иң бай бизнесмен булып "Интеррос" президенты Владимир Потанин санала. Аның кереме 15,4 миллиард доллар исәпләнә. Узган ел ул сигезенче урында иде.
Өч ел рәттән иң бай саналган Алишер Усманов быел өченче урында. Аның кереме узган ел белән чагыштырганда 4,2 миллирд долларга кимегән.