Спектакль алдыннан ике театрның директоры Мансур Ярмиев һәм Билял Билялов сәхнәгә чыгып Казан һәм Кырым театрлары арсында булган хезмәттәшлек хакында сөйләделәр. Кырымтатар театры җитәкчесе Билял Билялов Кырымтатар театрының төзекләндерелүендә Татарстан ярдәмен телгә алып Татарстан җитәкчелегенә, президент Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәткә рәхмәтләрен белдерде.
“Бүген безнең сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясаячак дусларыбызны - Кариев театрын күрергә без бик шатбыз. Соңгы вакытта Татарстан президенты, администрация җитәкчесе, мәдәният министрлыгы безнең театрга зур ярдәм күрсәтәләр. Сез утырган урындыклар Татарстаннан китерелде. Яңача эшләнгән театрның сәхнә утлары бәлки Кырымда башка театрларда юктырдыр, аны да Татарстан эшләде, Татарстан безгә Hyundai автобусын да бүләк итте. Боларның барысы өчен республикага без рәхмәт әйтәбез.
Безнең театр Казанда узган фестивальләрдә өч тапкыр катнашты, Акмәчеттә безнең театрда Галиәсгар Камал исемендәге татар театры үз спектакльләрен күрсәтте. 2 июньдә без тагын Казанга барабыз, анда “Аршин мал алан” спектаклен күрсәтәчәкбез”, диде Билял Билялов.
Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев театрның Кырымга ясаган сәфәре - бу аерым бер проект диде. “Без күптән теләгән идек Кырымга килергә. Без төрле җирләрдә хәзмәт иткән гаскәрләребез өчен спектакльләрне күрсәтү проекты буенча Үзәк хәрби округын әйләнеп чыктык. Хәзер менә Кара диңгез флотында хезмәт иткән татарстанлылар, тик татарлар өчен генә түгел, спектакльләребезне татар телендә күрсәтәчәкбез”, диде. Шулай ук Мансур әфәнде Татарстан җитәкчелегенә бу проектка акча аерганы өчен рәхмәтләрен белдерде.
Кырымтатар театрында күрсәтелгән Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектакленең төп эчтәлеге татар авылының хәле, авылны, авылдагы татар мәктәбен ничек итеп саклап калу хакында бер гаилә мисалында чагылдыра. Гаилә башының шәһәргә чыгып китеп берсе министр, берсе район прокуроры, берсе табиб булган улларына үгетләре, аның татарның милли тормышыны кайгыртуларыннан гыйбарәт. Гаилә башы Гарифулла абый (рольне Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин башкара) шәһәрдә яшәүче улларына “Әтиегез үлем хәлендә, тиз килеп җитегез!” дигән ялган телеграмма сугып барлык улларын, киленләрен үзенең авыл йортында бергә җыя. Ашыгып килгән уллары әтиләре исән булуны күреп тынычланалар, ата йортында тагын да рәхәтләнеп, ашап, эчеп, җырлап, гармун уйнап утыралар. Спектакль шулай итеп башлана. Ләкин әтиләре әкрен-әкрен аларны ни өчен чакыртканын аңлата башлый. Аларның һәрберсенә сораулар бирә башлый. "Син шәһәрдә утырып, министр булып авылдагы мәктәпнең ябылмауына нәрсә эшләдең, сине укыткан укытучылар, бу мәктәпнең ни гаебе бар? Мин авылдашларымны сиңа җибәрдем, ә син министр булып бернәрсә эшләмәдең", ди.
Шундый ук рухта прокурор улына да авылдашларының мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итмәгәнен сөйли, "авылны саклап калу өчен биш бала булса да авыл мәктәбен саклап калырга кирәк, мәктәп бу авылның, милли тормышның нигез ташларыннан берсе", ди Гарифулла карт. Спектакльдә татар балаларына бирелгән исемнәргә дә кагылып кителә. Гарифулла абыйның оныгы Флоридны ул "минем өчен оныгым Флорид түгел, ә Фәрит" ди прокурор хатыны булып мутланып, урысча-татарча сукалап йөргән килененә.
Гомумән, шаяру, шатлыклы тормыш, татар түрәләренең, кешенең акча, байлыкка, заманча тормышның мадди якларына кирәгеннән артык табыну кебек мизансценалардан башланган спектакль соңында кеше тормышының төп нигезләре нәрсә дигән сорауга җавап биреп, зур бер фәлсәфи мәсьәләне күтәреп чыга, татар авылының, татар мәктәбенең, гомумән татар дөньясының бүгенге хәле һәм киләчәге хакында тамашачыны уйландыра башлый. Спектакльдә уйнаган унга якын артист драматург һәм татар зыялысы булган мәрхүм язучы Туфан Миңнуллинның шул әсәренең мәгънәсен Акмәчеттәге театрда тамашачыларга тулысынча җиткерде. Тамашачылар артистларны алкышлар белән каршылап, алкышлар белән озатты. Шул ук көнне Кырымтатар театрында иртән балалар өчен Кариев театры Рафис Корбанның “Бүре һәм кәҗә” спектаклен дә күрсәтте.
16-18 майда театр спектакльләрен Акъярда (Севастополь) Кара диңгез флотының мәдәният йортында, аннары Бакчасарайда, кабат Акмәчеттә күрсәтәчәк. Кызганычка каршы, Акмәчеттәге спектакльгә килгән тамашачылар залны тутырмады. Моның төп сәбәбе - вакыт кытлыгынынан игълан, реклама җитәрлек дәрәҗәдә булмаудыр.
Кырымтатар театры директоры Билял Билялов Азатлык радиосына бу хакта сөйләп: “Кызганыч, АТР кырымтатар телеканалы тапшырулары туктатылды, әгәр дә ул эшләгән булса, Казаннан театр килгәнен, спектакль булачагын безнең игълан, рекламаларны ишеткәннәр күп килер иде. Аннары без ике йөз билет Татарстанның Кырымдагы даими вәкиллегенә дә биргән идек, ләкин вәкил хәтта үзе дә спектакльдә ни өчендер күренмәде”, диде.