Грециядә туган финанс кризис сәбәпле өч атна элек ябылган банкларның 20 июль ачылачагы хәбәр ителде. Алардан акча алып булмаячак, акчаны банкоматлар гына бирәчәк. Финанс министры урынбасары Димитрис Мардас хәбәр итүенчә, клиентлар банкка акча сала алачак, аны бер хисаптан икенчесенә күчерә алачак, әмма ала алмаячак.
Көненә бер картадан 60 евродан күбрәк акча алып булмаячак. Мардас халыкка бу шартны үтәүне сорап мөрәҗәгать итте. Бер көн 60 евро алмаган кешенең икенче көнне банкоматтан 120 евро алу мөмкинлеге булачак дип белдерде министр урынбасары. Бу турыда тулырак рәсми мәгълүмат ял көннәре таратылачак.
Банкларның ачылуы Европа үзәк банкының Грециягә финанслауны арттырачагын игълан иткәч мөмкин булды.