Русиянең чит илләрдән медицина эшләнмәләрне, аерым алганда, презервативлар сатып алуны киметү, демографияне яхшыртачак һәм русияләрне тәртиплерәк итәчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның элекке башлыгы, хәзер премьер-министр ярдәмчесе Геннадий Онищенко белдерде.
Сишәмбе көнне минпромторгның хөкүмәт тәкъдиме белән медицина эшләнмәләрен сатып алуны киметү исемлегенең өлгесен әзерләп бетерүе хәбәр ителде. Бу исемлектә 100дән артык эшләнмә бар. Аңа рентген аппаратлары, йөрәк клапаннары протезлары, култык таяклары, антисептиклар, марля битлекләр һәм презервативлар да кергән.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков презервативларга карата "Кремльдә чит илләрдән сатып алуны тыю турында уйланмыйлар" дип белдерде.