Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов кабат муниципаль реформаны тәнкыйтьләп чыкты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

"Әгәр дә кемнеңдер башка систем ясау теләге бар икән, эшләп карасыннар. Яхшырак булса, барып кайтырбыз, карарбыз, бу тәҗрибәне өйрәнербез. Тик ничек халыктан ерагаерга мөмкин инде?" диде ул. Миңнеханов Думаның Татарстаннан депутатларын әлеге мәсьәләдә республика карашларын активрак якларга чакырды.

Җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны ике дәрәҗәле системнан бер дәрәҗәле системга күчерүнең бернинди начарлыгы да юк, әмма Татарстанда бу ярамый торган эш. Бу хакта бүген, 19 декабрьдә, "Татарстан муниципаль берәмлекләре" ассоциациясенең XIX җыенында республика президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

"Менә ике дәрәҗәле систем дип карар кабул ителгән. Ул безнең республикага яхшы туры килгән, эшли. Әмма әгәр дә кемнеңдер башка систем ясау теләге бар икән, эшләп карасыннар. Яхшырак булса, барып кайтырбыз, карарбыз, бу тәҗрибәне өйрәнербез. Тик ничек халыктан ерагаерга мөмкин инде? Кешеләр белән элемтәнең иң нәтиҗәле ысулы - авыл җирлекләренең булуы", диде ул.

Ул Русия Думасының Татарстаннан депутатларын әлеге мәсьәләдә республика карашларын активрак якларга чакырды.

28 ноябрьдә дә Татарстан президенты җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер дәрәҗәле системга әйләндерүне күзаллаган федераль канунга каршы чыккан иде. Ул федерализм булырга тиешлегенә киная ясап, федералларны тәнкыйтьләде.

— Илебез зур, шундый илне бер төрле шаблон белән идарә итеп булмый... Дәүләт думасы кабул иткән карарлар — бу бит дәүләт белән идарә итү системы. Халыктан сорамыйча, аларга мондый хокукны кем бирде? — диде ул. Миңнеханов төбәкләргә үзидарә системын үзе сайларга хокуклы булырга тиеш диде.

Русиянең Украинага каршы сугыш алып барган чорында бу илдә гауга чыгаруга китерә дип саный Татарстан президенты.

  • Соңрак Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Татарстан президентының тәнкыйденә җавап бирде. Татарстанда бу систем яхшы эшли, әмма күпчелек төбәкләрдә бу алай түгел, диде.
  • Аның әйтүенчә, 20 төбәк бер дәрәҗәле системга күчкән, тагын 25 төбәк исә аңа 2025 елдан күчәргә әзер. Шул ук вакытта Татарстан карашларын исәпкә алып, күчеш чорын 2035 елга кадәр дәвам иттерү турында карар кабул ителде, дигән Крашенинников. Канун үзе 2027 елның 1 гыйнварыннан көченә керер дип күзаллана.
  • Башкортстан премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров җирле хакимиятнең гамәлдәге корылышын Көнбатыш йогынтысы дип атады.
  • Җирле үзидарә турындагы федераль канун өлгесен дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләде. 2021 ел ахырында Татарстан аңа тәнкыйди фикер белдерсә дә хуплады. Соңрак җитди төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. 2022 ел башында Русия думасы җирле үзидарә турындагы канун өлгесен карауны кичектерде. Хәзер бу мәсьәләне яңадан карый башладылар.
  • Реформа кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзидарә оешмаларын бетерү тәкъдим ителә. Җирле үзидарәне бары тик шәһәр һәм муниципаль бүлгеләр, шулай ук федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эчендәге өлешләрендә генә калдырырга ниятлиләр. Бер дәрәҗәле системга ул 2025 елның сентябреннән күчәргә тиеш иде, соңрак аны 2035 елга күчерделәр.
  • Җирле үзидарә системы турындагы канун өлгесе Русиядә җәмәгать хакимиятенең бер өлеше буларак карауны күз алдында тота. 2021 елда ул Татарстан президенты институтын бетергән төбәк хакимияте турындагы канунның дәвамы булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG