Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламенты 2025 елга республика бюджетын дүрт млрд сум дефицит белән кабул итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2025 елга кабул ителгән бюджетта керемнәр — 337,5 млрд сум, чыгымнар — 341,5 млрд сум, дефицит — дүрт млрд сум.

Бүген, 19 декабрьдә Башкортстан Корылтае депутатлары 2025 елга исәпләнгән һәм 2026-2027 елларга ниятләнгән республика бюджетын кабул иткән. Бу хакта РБК җиткерә.

Икенче укылышка канун өлгесенә төзәтмәләр кертелгән. Мәсәлән өч елга салым һәм салым булмаган керемнәрне өч млрд сумга арттырганнар, шуларның 1,25 млрды — 2025 елда.

Мондый төзәтмәләрне нефть эшләнмәләренә килгән акцизларның артуы һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлардан төбәк бюджетына килгән керемнең 100 проценттан 75 процентка кимүе аркасында керткәннәр. Төзәтмәләрне исәпкә алганда, 2025 елда салым һәм салым булмаган керемнәр 256 млрд сум булачак, 2026 елда — 272 млрд сум, 2027 — 288 млрд.

Федераль бюджеттан килер дип фаразланган акчаларның күләме арткан. 2025 елда финанс ярдәме 12,6 млрдка үсәчәк һәм 81,5 млрд сум булачак. Өч елда республика 197 млрд сум алачак.

2025 елга кабул ителгән бюджетта керемнәр — 337,5 млрд сум (беренче укылыштагыдан 13,8 млрд сумга артык), чыгымнар — 341,5 млрд сум (13,8 млрд сумга артык), дефицит — дүрт млрд сум (үзгәрешсез).

2026-2027 елга чыгымнар 328,3 млрд сум, ә керемнәр 347,2 млрд сум булыр дип фаразлана.

  • Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев 2025 елгы бюджетны "киеренке, ләкин баланслы һәм социаль юнәлешле" дип бәяләгән иде. Толкачев "республика икътисады тотрыклы үсеш күрсәтә, кайбер тармакларда үсеш илнең уртача күрсәткечтән дә югары тора" дип белдерде.
  • Башкортстан хакимияте хәрби җитештерүгә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелешенә өмет баглауларын белдерде. Шул ук вакытта ипотека базары төшкән мәлдә торак һәм төзелеш тармагына "сак" каравын әйтте.
  • Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов "Открытая политика" каналында Башкортстанның бюджет сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. "Кызганыч, безнең бюджетта укытучыларга, табибларга зур экономия ясалган", ди ул. Сүз зур катлам турында бара, чөнки бүген бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең саны халыкның чирек өлешен тәшкил итә", диде.
  • Шул ук вакытта 2025 елга исәпләнгән Башкортстан бюджетында дәүләт үзенә каралган чыгымнарны ике тапкырга арттырган. Ә социаль, торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, массалы спорт кебек тармакларга акчаны киметкән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG