24 август көнне Оренбур өлкәсе Абдуллин районы Абдрахман авылы мәктәбен тикшергән ликвидация комиссиясе мәктәпне кабул итмәү турында карар чыгарган. Шуңа да карамастан, ата-аналар балаларын башка мәктәптә күчерергә ашыкмый.
“Әлеге карар мәхкәмәгә шикаять ителәчәк. Мөгаен 1 сентябрь көнне балалар ябык мәктәпкә барырлар”, диде әлеге мәктәпне саклап калу өчен тырышып йөрүче Алсу Әсфәндиярова.