Бу атнада Казан һава аланында Ташкенттан очкыч белән китерелгән 6.2 кг җиләк-җимеш һәм 3.8 кг өрек юк ителгән. Россельхознадзор идарәсенең Татарстан бүлеге бу гамәлне 2012 елның 16 апрелендә Русия Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан җиләк-җимеш һәм яшелчә кертүне вакытлыча тыю карары белән аңлата.
Кулга алынган өрекләр һава аланының Россельхознадзор белгече күзәтүе астында чуен мичтә яндырылган.