Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бөтен Русиядән фәлсәфәчеләр җыелды


Уфада фәлсәфә конгрессы уза
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:09 0:00

Уфада фәлсәфә конгрессы уза

7-10 октябрьдә Башкортстан башкаласында "Фәлсәфә. Толерантлык. Глобальләшү. Көнчыгыш һәм көнбатыш – дөньяга карашлар диалогы" дигән конгресс уза. Ул җиденче тапкыр үткәрелә.

Моңа кадәр фәлсәфәчеләр җыены Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Дондагы Ростов һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә үткәрелде.

Уфада узачак конгресска Русиянең 71 төбәгеннән һәм 16 чит илдән 1517 фәлсәфәче теркәлгән иде, шуларның 600е Башкортстан башкаласына килгән.

Русия фәлсәфә җәмгыяте вице-президенты, фәлсәфә фәннәре докторы Александр Чумаков белдергәнчә, Русиядә мәдәни, фәнни һәм фәлсәфи тормыш артык үзәкләштерелгән, ягъни бөтен нәрсә диярлек Мәскәүдә уза. "Конгрессны үзендә үткәрергә Владивосток белән Петербур шәһәрләре дә дәгъва кылган иде, әмма без Уфаны сайладык. Башкортстанда фәлсәфә традицияләре көчле", дип белдерде Чумаков.

Конгресс утырышларында теләгән һәркем катнаша ала. Керү бушлай.

XS
SM
MD
LG