Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сыек азоттан туңдырма ясадылар


Казанда сыек азоттан туңдырма ясадылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Science Slam Kazan – шәһәрдә интеллектуаль ял итүнең яңа төре барлыкка килә. Анда яшь галимнәр һәм студентлар үз темалары хакында популяр форматта тәҗрибә күрсәтте, сөйләде.

30 октябрь Казанның “Смена” заманча мәдәният үзәгендә Science Slam узды. Проект координаторы Катерина Туйсина Азатлыкка сөйләгәнчә, бу – интеллектуаль ял итүнең яңа төре. Чара кысаларында төрле өлкәләрдә тикшеренү алып барган яшь галимнәр һәм студентлар үз темалары хакында сәхнәдән популяр форматта сөйләде.

Слэмда математика, физика, химия һәм шулай ук һуманитар фәннәр өлкәсендәге белгечләр чыгыш ясады. Теләгән һәркем аларга сорау бирә ала иде. Кичәгә йөзләп кеше килде.

Катнашучылар тәнәфестә сыек азоттан ясалган туңдырма белән сыйланды. Аны ясаучы студент Антон Пузырев әйткәнчә, ул бары тик табигый инградиентлардан ясала һәм кайчак гади туңдырмадан тәмлерәк чыга.

Казанда бу чара инде икенче тапкыр уза. Оештыручылар аны тагын да үстереп темаларны киңәйтергә тели.

XS
SM
MD
LG