Татарстан кибетләрендә октябрь аенда уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә алты урында сыйфатсыз сөт ризыклары табылган, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан бүлеге. Начар сыйфатлы май һәм сөт Түбән Новгород, Сарытау, Татарстанның Балтач һәм Югары Ослан ширкәтләрендә җитештерелеп "Форсат" исемле ширкәт аша сатуга чыгарылган булган. Ширкәт җитәкчесе идарәгә чакырылып административ тәртип бозуда гаепләнгән.
Бу атнада пәнҗешәмбе көнне дөньяда "Сыйфат көне" үткәрелә. Кайбер илләрдә бу уңайдан атна буе төрле урыннарда тауар һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты тикшерелә.