Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR каналының элекке җитәкчеләрендә тентүләр булды


Адвокат Җәмил Темишев
Адвокат Җәмил Темишев

Бу атнада ATR кырымтатар каналының элекке җитәкчесе Эльзара Ислямова, аның урынбасары Лиля Буджурова һәм редактор Роман Спиридонов сорау алуга чакыртылды.

Адвокат Җәмил Темишев Кырымда эшләвен туктаткан ATR каналы белән бәйле булган кешеләрдә бу атнада тентүләр булды, дип хәбәр итте. Бүген элекке редактор Роман Спиридонов ФСБга Кырым блокадасы турында сорау алуга чакыртылды, үзенең һәм ата-анасының өендә тентү булды. ФСБ Спиридонов өендә "шартлаткыч ясарга өйрәткән мәгълүматлар" табылуын хәбәр итте. Адвокат һәм Спиридонов үзе бу мәгълүматтан баш тартты.

Кырым блокадасын оештыручы ATR каналының җитәкчесе Ленур Ислямовка каршы җинаять эше ачылган. Аның Кырымдагы барлык милке кулга алынды. Бу атнада аның хатыны Эльзара Ислямова яшәгән өйдә тентү булды, 2 декабрь ФСБ кабат аның урынбасары Лиля Буджурова өен тикшерде. Аларның икесенең дә өендә бер ай элек тентүләр булган иде инде.

22 ноябрь Украинаның Херсон өлкәсендә дүрт электр баганасының шартлатылуы нәтиҗәсендә Кырым утсыз калды. Блокаданы оештыручылар электр юлларын төзәтергә ирек бирмәде. Алар Мәскәүнең сәяси тоткыннарны азат итүен таләп итә. Инде бер елга якын изоляторда кырымтатар милли мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз утыра. Мәхкәмә аның изоляторда калу вакытын киләсе елның 29 гыйнварына кадәр озайтты. Чийгөз 2014 елның 26 февралендә Кырым парламенты каршында бәрелешләрне оештыруга катнашы булуда гаепләнеп 29 гыйнвар кулга алынган иде. Шул ук эш белән бәйле тагын берничә кырымтатар активисты тоткында кала.

10 декабрь Дөньяда кеше хокукларын яклау көнендә Анкарада кырымтатарларны яклап урам җыены узды.

XS
SM
MD
LG