Украинада танылган кырымтатар җырчысы Җамала “Евровидение-2016” бәйгесенә сайлап алу турында катнашачак. Телевизион эфирда ул үзенең “1944” дип аталган яңа композициясен башкара.
Җырчы үзе әйтүенчә, бу җырны ул узган елда иҗат иткән. Музыкаль әсәр Җамаланың әбисенең әнисе 1944 нче елда башыннан кичергән фаҗигале хәлләр турында ишеткәннән соң туган хисләр тәэсирендә язылган. Шуңа да бу җыр миңа бик кадерле, ди җырчы.
"Бабам фронтта булганлыктан, әбиемне һәм балаларын яклый алмаган. Барсын бергә хайваннарны төягән кебек товар вагоннарына төягәннәр дә, Урта Азиягә озатканнар. Атналар буе сузылган юл вакытында ачлыктан, сусаудан үлгән кешеләрне вагоннан ыргытып кына калдырганнар. Әбием дә кызларының берсен шул юлда югалткан. Минем өчен бу җыр – бик шәхси әйбер. Мин бу язмышлар хакында безнең илдә дә, чит илләрдә дә мөмкин кадәр күбрәк кеше белүен телим”, - дип белдерде җырчы.
Әйтергә кирәк, әле Кырымны Русия басып алганга кадәр үк, 2009 елда кырымтатар кызы Ленара Османова Украинаны “Евровидение”да яклап чыгыш ясамакчы иде. Сайлап алу бәйгесендә 68 җырчы арасыннан ярымфиналга уза алса да, финалга ул үтә алмады. Ул елны Украина өчен Светлана Лобода исемле украин кызы чыгыш ясады һәм 12нче урынны яулады.