Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы "Голос" фондын япмакчы


Чәршәмбе көнне Татарстан югары мәхкәмәсе "Агора" хокук яклау оешмасын япты.

Русия юстиция министрлыгы «Голос» демократияне яклау фондын ябарга тели. Оешма хат алган һәм анда фондның тиешле вакытка тикшерү өчен кирәкле булган документларны тапшырмавы әйтелә.

Нәтиҗәдә министрлык алдагы елларның мәгълүматларын тикшергән һәм “Голос” бизнес белән шөгыльләнмәүче оешмалар турындагы канунны бозган дип саный. Аерым алганда, фондның сайлауларда бәйсез күзәтү һәм контроль алып барырга хокукы булмаган икән.

“Голос” узган елның сентябрендә “чит ил агенты” исемлегенә кертелгән иде.

Чәршәмбе көнне Татарстан югары мәхкәмәсе “Агора” хокук яклау оешмасын япты.

XS
SM
MD
LG