"Булат-батыр" – татар тарихына нигезләнгән беренче нәфис фильм буларак билгеле. Премьерасы 1928 елның 22 февралендә Казанның "Электра" кинотеатрында узган.
Тарихи киноны карарга "Угол"га якынча 70-80 кеше җыелган иде. Башлану алдыннан Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивы директоры Сергей Горохов тасма турында кыскача сөйләде.
Аның сүзләренчә, фильм Татарстан акчаларына цифралаштырылган, моның өчен "ифрат күп акчалар" бүленгән. "Бу шактый катлаулы эш, күп хезмәт таләп итә. Фильмнар күп зыян күргән. "Булат-батыр"га кыйбатлы һолланд машинасында җентекләп реставрация ясалды. Кинотасмалар чери башлаган иде", дип сөйләде Горохов.
Фильмда 1770нче елларда Русиядә Пугачев күтәрелеше чорындагы вакыйгалар сурәтләнә. Кенәз Потемкин кулына эләгеп тәрбия алган һәм туган ягына фетнә бастырырга кайткан татар егете (Әсфән) баш күтәрүчеләрнең җитәкчесе үзенең атасы (Булат) икәнен белгәч аны азат итә, ахырда икесе дә фетнәчеләр ягына чыга.
Фильмда Пугачев күтәрелеше булган тарихи җирләр күрсәтелә. Мәсәлән, Мамадыш тирәләре, Казанның аерым бистәләре. Күп сәхнәләр Казан кирмәне эчендә һәм янында төшерелгән.
Совкино һәм Таткино киностудияләренең беренче уртак эше буларак фильм Советлар берлегендә һәм чит илдә шактый зур танылу алган.
Фильмның тагын бер үзенчәлеге – аның тавышсыз булуы. Кино тапер (җанлы музыка) ярдәмендә күрсәтелде. Аңа да карамастан "Булат-батыр" 2016 елда да бер сулышта карала.
"Угол" иҗат лабораториясенә материалны Татарстанның аудиовизуаль документлар архивы биргән. Горохов билгеләгәнчә, архивтагы фильмнарны "Угол"да күрсәтү киләчәктә дә күздә тотыла.