Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вахит Имамов "Мәдәни җомга" мөхәррирлегеннән китә


Вахит Имамов
Вахит Имамов

Ул "Казан утлары" журналына китә, романнар язачакмын дип ниятли.

"Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов үз вазифасыннан китә. Ул "Казан утлары" әдәби журналы мөхәрриренең икенче урынбасары булачак, шулай ук иҗат белән шөгыльләнергә җыена.

"Беренчедән, мин инде 70 яшемне тутырдым. Зарланып әйтүем түгел, картайдым, димим. Газета бик нык энергияне "ашый", ә мин – роман язарга тиешле кеше. Мин моны төрле яклап аңлатып бирә алам. Мисал өчен, Татарстанда Пугачев восстаниесен минем кадәр өйрәнгән бер кеше дә юк. Мин – бердәнбер. Архивларга йөреп, 12 ел гомерем үтте. Мин бик күп мәгълүмат тупладым. Аларны язарга кирәк", дигән Имамов Интертат сайтына.

Вахит Имамов – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. 90нчы еллар башында КамАЗның газет-журнал нәшрияты баш мөхәррире була. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли. "Мәйдан" журналы мөхәррире була."Мәдәни җомга" газетын 2015 елдан җитәкләде.

"Сәет-батыр" романы өчен 1995 елда Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.​

2014 елда "Утлы дала" дип аталган тагын бер тарихи романы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге алды.

2020 елда Татарстанның Югары мәхкәмәсе аның "Татарның яшерелгән тарихы" китабын экстремистик дип тапты. XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы "Татарның яшерелгән тарихы" ("Запрятанная история татар") китабы 1991 елда дөнья күргән. Барлыгы 12 телдә нәшер ителгән. Урысча варианты 1994 елда "Камаз" нәшриятында басыла.

Былтыр журналист Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга"дан китте. Ул моны "мыскыл итүләргә һәм гаепләүләргә түзәргә" теләмәве аркасында дип аңлатты. Ире журналист һәм газетлар чыгаручы Искәндәр Сираҗига тентү килгәннән соң ире өчен эзәрлекли башлауларын сөйләгән иде. Өйләрендә тентү үткән көнне "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аннан аңлатма язуны таләп иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG